ТР Хөкүмәте йортында Яңа ел каникуллары көннәрендә бәйрәм чараларын уздыру буенча брифинг узды

21.12.2021

Күпчелек туристлар Казанга Яңа елны каршылаганнан соң киләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.

“Татарстан, Казан халкы һәм барлык туристлар коронавирустан вакцинация турында QR код кирәген белә. Туристик агентлыклар да бу хакта хәбәрдар”, - диде ул.

Туристларны 308 отель кабул итәчәк. Бүген кунакханәләр тулылыгы 70%дип фаразлана. 2-5 гыйнварда – 80%, 6-9 гыйнварда кунакханәләр тулылыгы 50% тәшкил итәр дип көтелә.

Ләйлә Фазлыева туристлар яратып йөри торган урыннарның берсе “Кыш бабай” резеденциясе булуын әйтте. “Биредә кунакларны милли мохиттә каршы алачаклар. Бу экскурсия балаларда, олыларда популяр санала”, - диде ул.

Вице-премьер бәйрәм чараларын оештыручыларга курынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча җаваплылык йөкләнгәнен әйтте. Термометрия, санитайзерлар - барысы да булырга тиеш.

Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга QR-код белән генә кертәләр.

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, җәмәгать туклануы нокталарының эшләү вакытына карата чикләүләр йомшарса да, алар клиентларны QR-код белән генә үткәрергә тиешләр.

Җәмәгать туклануы нокталарына төнге сәгать 1гә кадәр эшләү рөхсәт ителде, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә төнге 3кә кадәр эшләү мөмкин. Кафе-ресторан хезмәткәрләре барысы да прививка ясаткан булырга тиеш. Өстәлләрне бер-берсеннән 1,5 ераклыкта урнаштыру зарур.

Татарстан башкаласының төп чыршы шәһәрчеге Яңа елда төнге сәгать өчкә кадәр эшләячәк.

“Төп бәйрәм “Казан” гаилә үзәге чыршысы янында узачак. Яңа ел төнендә чыршы шәһәрчеге иртәнге өчкә кадәр эшләячәк, зур экранда ил һәм республика җитәкчелеге мөрәҗәгатен карарга мөмкин булачак”, - диде Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Гадәттәге режимда Казанның чыршы шәһәрчекләре 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шәһәрдә барлыгы йөз адрес буенча чыршы шәһәрчеге эшли.

Янгын күзәтчелеге буенча ТР Баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин иминлек чаралары, шул исәптән пиротехника куллану турында искә төшерде. “Республикада гражданнарга пиротехника эшләнмәләрен куллану өчен 1164 җайлаштырылган мәйданчык булдырылды”, - диде ул.

Мәйданчыкларның адресларын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында белергә мөмкин.

 


“Татар-Информ” МА