Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин: Тарифларны җайга салу системасы елдан-ел камилләштерелә

14.01.2022

Тарифлар формалаштыру мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм шулай булып кала да, алар продукциянең конкурентлыкка сәләтлелегенә, икътисад үсешенә һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкка йогынты ясый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2021 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында ведомство башлыгы Александр Груничев сөйләде.

Нотыклар белән шулай ук «Водоканал» МУП, «Челтәр компаниясе» АҖ вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Алексей Песошин үз чыгышында ассызыклаганча, Безнең төбәк тарифларны билгеләгәндә тәэмин итүчеләр һәм кулланучыларның икътисади мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү буенча башкарма, закон чыгару органнары, барлык тармак предприятиеләре белән килешеп эшләве белән һәрвакыт аерылып торды.

Федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән карарлар эре предприятиеләрнең, шулай ук кече һәм урта бизнес субъектларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенә тискәре йогынтыны киметергә мөмкинлек бирде, диде ул.

Алексей Песошин сүзләренә караганда, тарифларны җайга салу системасы елдан-ел камилләшә бара. Җайга салу органнары эшчәнлегенең «үтә күренмәлелегенә» карата таләпләр дә үзгәрә. Цифрлы технологияләрнең тиз үсеше сыйфатлы мәгълүмати җайга салу мохитен булдыруны таләп итә. Соңгы елларда бу юнәлештә зур эш башкарылды.

Шуңа да карамастан, җайга салу процессының «үтә күренмәлелеген» төгәл атау кыен, Дәүләт комитетына тариф карарларын һәм инвестпрограммаларын кабул итү буенча гавами фикер алышу практикасын дәвам итәргә, шулай ук гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләвен арттырмауны контрольдә тотарга кирәк, дип ассызыклады Алексей Песошин.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өстенлекле бурыч булып тора, аны хәл итү өчен ил Хөкүмәте озак сроклы инвестицион планлаштыру һәм тарифларны җайга салуга юнәлеш алды.

Шул ук вакытта ТКХ өлкәсенә инвестицияләрне бары тарифлар үсеше, ТКХ хезмәтләре өзлексез һәм сыйфатлы күрсәтү хисабына гына карарга ярамый, производстволарның нәтиҗәлелеген арттыру һәм чыгымнарны киметү хисабына да ирешергә кирәк.

Коммуналь өлкәдән тыш, транспорт хезмәтләре базары да зур социаль әһәмияткә ия, - дип искәртте Алексей Песошин. Әмма барлык муниципалитетлар да бу юнәлештә эш алып бармый, бу, ахыр чиктә, халыкка мондый хезмәтләр күрсәтү сыйфатына гына түгел, мөмкинлекләренә дә йогынты ясый.  Ул ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына Дәүләт комитеты һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән берлектә тариф карарларына үз вакытында төзәтмәләр кертү буенча килешенгән тәкъдимнәр тапшырырга кушты.

Соңыннан ТР Премьер - министры ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективына эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2022 елда уңышлар теләде.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина