Татарстанда 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы 2169 ишегалдын колачланган

15.01.2022

Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы 2169 ишегалдын колачланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» президент программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Венера Камалова 2022 елда 2020-2021 еллар дәрәҗәсендә эшләр башкару планлаштырылуын искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль районнарга «Безнең ишегалды» программасы өчен документларны җентекләп әзерләргә кирәк. 4 муниципаль район - Актаныш, Кукмара, Мөслим, Ютазы – халык белән очрашуларның һәм фикер алышуларның документаль нәтиҗәләрен (милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре) рәсмиләштергәннәр. 10 муниципаль район имзаланган беркетмәләрне тапшырмаган.

Венера Камалова 2022 елга программаны гамәлгә ашыру планын җиткерде. Әйтик, 28 февральгә кадәр – челтәр оешмалары белән төзекләндерү схемаларын килештерү бара, 31 мартка кадәр – һәр объектта эшләр графигын формалаштыру, 1 апрельдән – халыкка деталь схемаларны тәкъдим итү, 1 майдан – 2023 елга ишегалларын әйләнеп узу һәм проектлау, 15 апрельдән 31 августка кадәр – төзелеш эшләре.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина