Татарстанда традицион массакүләм Крещение су коенулары өчен барлык шартлар да тәэмин ителәчәк

15.01.2022

Татарстанда традицион массакүләм Крещение коенулары өчен барлык шартлар да булдырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, традицион рәвештә өч көн дәвамында ачык сулыкларда коену үткәрелә, һәм 19 гыйнварда православие динендәгеләр төп бәйрәмнәрнең берсе – Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Коену урыннарын оештыру һәм барлык куркынычсызлык чараларының үтәлешен тикшерү мөһим, дип ассызыклады ул, бу көннәр чумарга теләүчеләргә уңайлы, ә иң мөһиме – куркынычсыз булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада Крещение коенулары һәрвакыт лаеклы дәрәҗәдә оештырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина