Татарстанда 2 млн. 319 мең кешегә ковидтан вакцинаның беренче компоненты ясатылган

15.01.2022

Чит илләрдә омикрон яңа штаммына бәйле рәвештә авыручылар саны арта, күп кенә илләр яңа чикләү чаралары кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына өстәмә койкалар санын билгеле бер вакыт эчендә кирәк булган урыннар санын арттыруны тәэмин итү йөкләмәсе бирелде.  "Мондый әзерлек булырга тиеш, - диде ул. - Әлегә ихтыяҗ юк. Шулай ук обсерваторлар да әзер булырга тиеш".

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүгенге көндә 1638 койкаларда йогышлы авырулар ята, барлыгы 2570 койка җәелдерелгән, дип ачыклык кертте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә тестлар үткәрү юнәлешендә эшне көчәйтергә кирәк.

"Кабул ителгән барлык чикләү чаралары да сакланачак, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бернинди йомшаклык та булырга тиеш түгел. Әлегә чикләүләрне йомшартуга мөмкинлек юк, без моңа нигез күрмибез". Татарстан Президенты аныклап үткәнчә, чикләү чараларының мондый формасы – оптималь, һәм омикрон штаммы булганда да дистанцияне үтәргә, шәхси саклану чараларын кулланырга кирәк. Моннан тыш, авыруның теләсә нинди күренешләренә тиз арада җавап бирә алырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада 400 меңнән артык вакцина бар, 170 вакцинация пункты эшли, тәүлек буе эшли торган пункт бар, дип искәртте.

Республикада 2 млн. 319 мең кешегә вакцинаның беренче компоненты ясатылган. Кичә 7 меңнән артык кешегә прививка ясалган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина