Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты

14.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Очрашу Казан епархия идарәсе бинасында узды, анда Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны сәламләп искә төшергәнчә, Раштуаны бәйрәм итү көннәрендә Россия Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән мондый очрашулар инде күп еллар матур традициягә әйләнде. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм Раштуаны бәйрәм итү дин тотучыларның өйләренә шатлык китерер, аларның рухи һәм физик көчләрен ныгытыр, оптимизм чыганагы булыр, дигән ышаныч белдерде.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, регионда дини һәм милләтара тынычлыкны һәм җәмгыятьтә татулыкны саклау, дәүләт-чиркәү хезмәттәшлеге дәвам итә һәм алга таба да үсеш ала.

Ул искәрткәнчә, узган ел истәлекле вакыйгаларга бай булды, иң мөһиме Патриарх Кирилл катнашында Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү булды. «Яңарыш» республика фонды белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырылган әлеге зур проектны тәмамлау гомумроссия масштабындагы вакыйга булды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук очрашуда катнашучылар йөзендә барлык Татарстан руханиларына актив ярдәм һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең уртак нәтиҗәле эшебезнең тәҗрибәсе елдан-ел арта бара, - диде ул. - Җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән күп кенә проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Эшлисе эшләр күп әле. Без һәрвакыт традицион дини берләшмәләргә аларның иҗтимагый әһәмиятле эшләрендә ярдәм иттек һәм алга таба да булышырга әзер».

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл билгеләп үткәнчә, Казан Изге Ана иконасы соборы – барлык дин тотучылар өчен дә әһәмиятле урын, әлеге гыйбадәтханәне изгеләндерү - узган елның үзенчәлекле вакыйгасы.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.