Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.
Куйбышев тимер юлы һәм Татарстан Республикасының уртак проектларын гамәлгә ашыру, тулаем тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук Татарстан территориясендә шәһәр яны пассажирлар йөртүне оештыру, республика шәһәрләрендә вокзал комплексларын үстерү кебек актуаль темалар да кузгатылды.
Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм, бүген сәнәгать потенциалы үсешенең бер факторы – төбәкнең тимер юл инфраструктурасын үстерү, дип искәртте.
Очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә транспорт инфраструктурасы мәсьәләләре буенча фикер алышу дәвам итәчәк.