Бүген Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖнең Акмолла автоүзәгендә булды. Аны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.
ТР Президенты автоүзәкне, складны һәм махсус техника җыю үзәген карады. 2021 елда монда модернизация үткәрелгән, складта урыннар саны арткан. Агымдагы елда номенклатураны, шул исәптән К5 моделе буенча да арттырырга планлаштыралар.
Искәртик, бүген «КАМАЗ» ГАҖ продукциясе, нигездә, Казахстанга, үз товарүткәргеч челтәре аша китерелә. Бу бер дистрибьютор – Казахстанда «КАМАЗ» ГАҖнең кече компаниясе – «КАМАЗ» сәүдә компаниясе» ҖЧҖ, бер җыю заводы – уртак Россия – Казахстан предприятиесе – Күкчәтау шәһәрендә «КАМАЗ-Инжиниринг» АҖ, автотехниканы һәм запас частьләрне сату буенча 28 товарүткәргеч челтәр объекты, аттестацияләнгән 18 сервис үзәге.
«КАМАЗ» ГАҖ «КАМАЗ-Инжиниринг» АҖ заводында алга таба җыю өчен тулы комплектлы автомобильләр дә, детальләр җыю комплектларын да җибәрә.
2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Казахстанда яңа йөк автомобильләре базарында КАМАЗ өлеше 42% тәшкил итә, бу 1068 берәмлек.
Бүгенге көндә «КАМАЗ» ГАҖ Казахстанда өч эре проектны гамәлгә ашыра. Бу этапта төзелеш эшләре дәвам итә, серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү датасы – 2024 елның икенче яртыеллыгы, егәрлеге – елына 45 мең тоннага кадәр чуен кою.
Моннан тыш, шул ук 30 мең кв. метрдан артык мәйдандагы Кустанай индустриаль зонасында чуен кою заводы төзелеше бара. Шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ әйдәп баручы күперләрнең балкаларын җитештерүне арттыру өстендә эшли, хәзер бу проект килештерү стадиясендә.
Бүген Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу һәм эшлекле сөйләшү уздырачак.