Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты

24.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Казахстанга кыска вакытлы эш сәфәренә килде (2022 елның 23-24 гыйнвары).

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Касыйм-Җомарт Токаевка хезмәттәшлек юнәлешләре, кайбер проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президентына кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның барышы һәм Казахстан партнерлары белән хезмәттәшлекне арттыру планнары турында сөйләде.

Үз чиратында, Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев билгеләгәнчә, Татарстан Россия Федерациясе белән күпкырлы мөнәсәбәтләрдә мөһим урын алып тора. 2021 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, республика белән үзара товар әйләнеше 423 млн. доллар тәшкил иткән.

Мондый хезмәттәшлекнең ачык мисалы – «КАМАЗ» һәм «Татнефть» компанияләре катнашында 1,8 млрд. долларлык машина төзелеше өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру. Костанай һәм Караганда өлкәләрендә «КАМАЗ» автокомпонентларын җитештерү буенча өч завод һәм «Татнефть» шиннары җитештерү буенча актив эш алып барыла.

Касыйм-Җомарт Токаев ассызыклаганча, Казахстан алга таба да инвесторларның, шул исәптән Татарстаннан да, уңайлы эшләве өчен барлык шартлар тудырачак.

Шуның белән бергә Казахстан Президенты Рөстәм Миңнехановка илдә масштаблы икътисадый реформалар үткәрү һәм конкрет үсеш программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде, алар Татарстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ачачак.

Яклар кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.

Очрашуда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты, алар бүген гамәлгә ашырыла торган планнар турында сөйләделәр һәм берничә юнәлеш буенча киләчәк хезмәттәшлек перспективаларын тәкъдим иттеләр.

Казахстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында Казахстан белән икътисадый, сәнәгать һәм технологик хезмәттәшлек дәрәҗәсе буенча алда бара.

Касыйм-Җомарт Токаев Казахстан Республикасында Хөкүмәт үзгәрүенә, ләкин дәвамчанлык сакланып калуына, Казахстан җитәкчелеге алга таба да «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Татнефть» ГАҖ проектларына ярдәм итәчәгенә игътибар итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.