Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәренә килде. Нурсолтан халыкара аэропортында аны Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр каршы алды.
Иртәгә, 24 гыйнварда, Рөстәм Миңнехановның берничә эшлекле очрашуы планлаштырылган, алар барышында Татарстан һәм Казахстанның Россия-Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән уртак проектлары турында фикер алышу планлаштырыла.
Татарстан делегациясе составына шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кергән.