Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләрен тапшырды. Чара М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә торган Туган тел көне белән котлады. "Габдулла Тукай - милләтебезнең рухи һәм иҗади үсешендә юл күрсәтүче йолдыз. Аның хезмәтләре төрле буын кешеләрен берләштерә, рухи юнәлеш булып тора", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген туган телне, татар халкының бай мәдәни мирасын саклауга зур игътибар бирелә. Бу эшкә мәдәният, сәнгать һәм фән эшлеклеләре дә зур өлеш кертә. Ел саен аларның казанышлары Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән билгеләп үтелә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов 2022 ел премиясе лауреатларын бүләкләде. Лауреатлар - «Җил көймәсе» һәм «Әкиятче малай» балалар өчен язылган китаплары өчен язучы Ләбиб Лерон, декоратив-гамәли сәнгатне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм «Над Казанью Луна» гобеленнар циклы өчен рәссам Анатолий Егоров.