Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында булды.
Комплекс 20 гасыр башында татар зыялыларының легендар «Шәрык клубы» (Татарстан ур., 8) тарихи бинасында урнашкан. 1911 елда биредә беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр» нең үз сәхнәсе ачыла.
Яңа комплекс буенча экскурсияне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов үткәрде. Ул татар театры тарихы музеен булдыру идеясе моннан 30 ел элек барлыкка килүен сөйләде. Вакытлар узу белән аның форматын мультимедиа комплексына әверелдерделәр, анда күргәзмә-экспозиция киңлекләрен проектлау һәм оештыру өлкәсендә барлык яңа инновацион эшләнмәләр кулланылган.
Рөстәм Миңнеханов төрле спектакльләрнең фрагментларына багышланган инсталляцияләрне карады, шулай ук милли театр сәнгатен формалаштыруда сизелерлек роль уйнаган кешеләргә һәм тарихи вакыйгаларга багышланган залларда булды.
ТР Президенты тәкъдим ителгән экспозициянең кызыклы форматын билгеләп үтте, шулай ук «Шәрык клубы» комплексын туристик маршрутларга һәм экскурсия программаларына кертергә тәкъдим итте.