Татарстан Президенты иҗади татар яшьләре белән очрашты

26.04.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗади татар яшьләре белән очрашты. Очрашу Казанда «Шәрык клубы» татар театры тарихының яңа интерактив мультимедиа комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга көч күп салына. Бу әһәмиятле эштә яшьләргә зур өметләр баглана. Яшь кешеләрнең новаторлык тәкъдимнәре яңа идеяләр һәм карарлар үстерүгә ярдәм итә.

«Сез бу мәсьәләләргә бик күп игътибар бирәсез, мин сезгә моның өчен рәхмәтлемен. Глобальләшү шартларында бу эшне алып бару тагын да катлаулырак. Безгә әдәбиятта да, эстрадада да, театр сәнгатендә дә яңа кызыклы проектлар кирәк. Без, үз чиратыбызда, бу башлангычларга һәрьяклап ярдәм итәчәкбез», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары очрашуда катнашучылар татар милли мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән идеяләре белән уртаклаштылар. Әйтик, «Барс-Рекордс» ҖЧҖне гамәлгә куючы Динә Гәрәева Казанда яшь башкаручыларга һәм музыкантларга ярдәм итү өчен продюсерлык үзәге оештырырга тәкъдим итте. «Бездә яшь талантлар күп. Аларга, бигрәк тә башлангыч этапта ярдәм итәргә кирәк. Идея миңа ошый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Юлбасма» китап нәшриятына нигез салучы һәм җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова китапларның иллюстраторлары һәм дизайнерлары чыгымнарын субсидияләү өлешендә ярдәм итүне сорады. Рөстәм Миңнеханов махсус грантлар оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Ул шулай ук нәширләрне яшь рәссамнарны күбрәк җәлеп итәргә өндәде һәм бу эшкә «Сәләт» хәрәкәтенә кушылырга кушты.

Моннан тыш, очрашуда яшь композиторларга, тәрҗемәчеләргә, режиссерларга ярдәм итү һәм татар халык музыка уен коралларын популярлаштыру турында да сөйләштеләр. 

Әңгәмәдә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.