Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» акциясендә катнаша

09.05.2022

Бүген Татарстанда Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында «Үлемсез полк» йөреше уза.

Казандагы йөрешкә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов да кушылды.  

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Казанда Карл Маркс һәм Лобачевский урамнары буйлап Кремль урамы буенча урнашкан «Черек күл» паркы яныннан Меңьеллык мәйданына кадәр уза.

Колонна Меңьеллык мәйданында 15:00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлады.

Рөстәм Миңнеханов әтисенең бертуганы Галимҗан Миңнеханов портреты белән йөрештә катнаша. Аның абыйсы –  19 яшендә фронтка китә. 359 нчы укчылар полкы составында Мәскәү астында аяусыз сугышларда катнаша, анда 1941 елның 15 декабрендә батырларча һәлак була.

Татарстан Президенты белән бергә йөрештә аның улы Искәндәр дә катнаша – ул әнисе ягыннан дәү әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Бари  Сафиулла улы  Сафиуллин портретын алып бара.

Патриотизм акциядә шулай ук Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гади гражданнар катнаша.

Белешмә өчен:

"Үлемсез полк"  – Бөек Ватан сугышы буыны турында шәхси истәлекне саклау буенча халыкара иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәт, шулай ук әлеге хәрәкәт тарафыннан оештырыла торган акцияләрнең-хәрәкәтләрнең исеме. Ел саен Җиңү көнендә катнашучылар шәһәр урамнары буйлап үзләренең туганнары - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, подпольщиклар, сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары, блокадада булганнар, сугыш чоры балалары фотосурәтләре белән колонна уза.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.