Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә

10.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Сәфәрнең төп максаты - язгы кыр эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу. Моннан тыш, Лениногорск муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу планлаштырылган.

Татарстан Президенты Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында «Виктория» крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

«Виктория» КФХ теплица комбинаты үз эшчәнлеген 2019 елдан башлап алып бара.

Бу крестьян-фермер хуҗалыгы кыяр һәм помидор үстерә. Моннан тыш, КФХ яшел суган, чәчәк үсентеләре, җиләк-җимеш агачлары, куаклар һәм җиләк-җимеш үстерүне үзләштергән. 2021 елда предприятие кыяр – 523 тонна, томатлар – 206 тонна, яшел суган – 2,6 тонна, чәчәк үсентеләре – 234 891 данә үстергән.

Предприятие кулланучылар кооперативын булдырды һәм консерваланган продукция җитештерә. Рөстәм Миңнехановка предприятиене үстерү планнары турында сөйләделәр. Аерым алганда, тулы циклны оештыру һәм ел әйләнәсендә эшләү өчен һава электр тапшыру линиясен төзү таләп ителә.

Рөстәм Миңнеханов предприятиегә алга таба үсеш өчен ярдәм итү вариантларын эшләргә кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина