Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды

09.05.2022

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды.

Хәрби каберлекләр зиратның көнчыгыш өлешендә урнашкан. Биредә Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә вафат булган сугышчылар, Казан гарнизоны хәрбиләре һәм 1941 – 1945 елларда шәһәрдә булган башка хәрби частьлар хәрбиләре җирләнгән.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы тантанага килгән сугыш ветераннарын сәламләде һәм аларны Бөек Җиңү көне белән котлады.

Чарада катнашучылар «Җиңүче солдат» монументына уздылар. Колоннаны веноклар тоткан мактаулы каравыл җитәкләде. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, шуннан соң һәлак булган совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары мактаулы каравыл вәкилләре һавага өч тапкыр корал залпы ясадылар, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады.

Аннары Алексей Песошин «Хәсрәтләнүче солдат» монументына чәчәкләр салды, шулай ук Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев һәм Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны искә алды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.