Бүген «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов чыгыш ясады.
Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.
Быел программаның төп темасы булып уртак куллану икътисады һәм гомуми хәләл бәрәкәт торды. Саммитның төп темалары – ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустрия, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.
Саммит чараларында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнаша.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан җитәкчелегенә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларына, шулай ук «Россия-ислам дөньясы. KazanSummit 2022»гә чакырган өчен рәхмәт белдерде.
Аның сүзләренчә, бу Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында үзара мөнәсәбәтләрне, дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгыту күрсәткече булып тора. «Монда Татарстан үзенчәлекле һәм уникаль роль уйный – Татарстан, гадәттәгечә, икътисадый, сәүдә, инвестиция, гуманитар өлкәләрдә дәүләтара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә проектлар, тәкъдимнәр инициаторы булып тора. Мондый миссия бүген аеруча кирәк. Ул гасырлар буена Россия – Ислам цивилизациясе мәдәнияте барлыкка килгән һәм баеган нигезне саклап калырга һәм ныгытырга, Россия һәм мөселман илләренең дөньяви карашын һәм рухи якынлыгын формалаштырырга тиеш».
Татарстан Төрекмәнстан – Россия дәүләтара хезмәттәшлекне үстерү концепциясендә дә зур өлеш кертә. Безнең тарихи багланышлар нәтиҗәсендә Татарстан Төрекмәнстанның Россия Федерациясе белән стратегик партнерлыгында аерым урын алып тора, диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.
«Безнең мөнәсәбәтләр ике илнең стратегик партнерлыгы характерына да уңай йогынты ясый, ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләргә өстәмә ныклык бирә, озак вакытка исәпләнгән мәнфәгатьләргә җавап бирә», - диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.
Соңгы вакытта Төрекмәнстан белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелә. Икътисадый һәм инвестицион өлкәләрдә партнерлык үсә. «Мин безнең илдә Татарстаннан «КАМАЗ», «Татнефть», «КЭР-холдинг», Казан вертолетлар заводы кебек эре компанияләр эшчәнлеген аеруча аерып күрсәтә алам. Алар үзләрен Төрекмәнстанда яхшы яктан күрсәттеләр, һәм безнең ил алга таба да алар белән үзара файдалы элемтәләрне үстерергә ниятли. Без Татарстан партнерлары белән кооперацияне активлаштырырга телибез», - диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.
Ул шулай ук Татарстанда куәтле фәнни һәм фәнни-җитештерү потенциалын ассызыклады. Төрекмәнстан һәм Татарстанның мәгариф өлкәсендә һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә багланышлары шушы юнәлешкә бәйле. «Менә инде күп еллар без яшьләрне Татарстанга укырга җибәрәбез, һәм бүген инде 5 меңгә якын төрекмән студенты республиканың югары уку йортларында белем ала. Әкренләп кадрлар әзерләү спектрын да киңәйтергә әзер – икътисадның төрле өлкәләрендә, шул исәптән югары технологияләр өлкәсендә», - диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.