Бүген Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төхү заводында 03182р проектының ике яңа корабы корпусларын төзи башлау тантанасы үтте. Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, Зеленодольск районы администрациясе, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе вәкилләре катнашты.
Видеоэлемтә аша Хәрби-диңгез флоты баш командующие Николай Евменов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Россия флотының бүген барлык типтагы яңа корабларны төзү өчен куәтле фәнни, проект-конструкторлык һәм кадрлар мөмкинлекләре бар. Тармак предприятиеләре берничә елга заказлар белән тәэмин ителгән. Россия корабльләре куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итә.
03182р проекты суднолары («Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖ проекты) фәнни-тикшеренү корабльләре булып торалар һәм дөнья океаны һәм шельф зонасын комплекслы океанография тикшеренүләрен башкару өчен кулланылалар. Судноның су сыйдырышлыгы 4 мең тоннадан да ким түгел, озынлыгы - 100 м, киңлеге - 16 м, биеклеге - якынча 18,6 м тәшкил итәчәк.
Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Россия Хәрби-диңгез флоты командованиесе күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итәләр. "Бу хезмәттәшлек стратегик характерда һәм аның үсешенә Горький исемендәге Зеленодольск заводы зур өлеш кертә", - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры соңгы 11 елда гына да Зеленодольск заводы Хәрби-диңгез флоты өчен 21 берәмлек хәрби корабль һәм катер, чикләрне саклау өчен 2 берәмлек һәм 4 кораб хәрби-техник хезмәттәшлек кысаларында тапшыруын билгеләп үтте. "Аларның күбесе хәзерге Россия тарихында лаеклы эз калдырдылар, үзләренең югары хәрби сәләтләрен раслап, хәзерге вакытта Каспий флотында, Балтия һәм Кара диңгез флотында хезмәт итүләрен дәвам итәләр", - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Бүгенге көндә предприятиедә дәүләт оборона заказы кысаларында кече ракета һәм патруль корабльләре, кабельле суднолар һәм башка күп кенә суднолар төзү дәвам итә. "Бу һәм башка корабльләрне, шулай ук граждан судноларын төзүдә иң яхшы инженерлар һәм иң квалификацияле эшчеләр җаваплы эшли. Завод хезмәткәрләре үзләре башкарган эшнең сыйфатына, производствога инновацияләр кертергә, корабларның яңа төрләрен үзләштерүгә заводның конкуренциягә сәләтлелегенә генә түгел, ә бөтен Россия суднолар төзелешенә дә бәйле булуын аңлыйлар", - дип өстәде Рөстәм Нигъмәтуллин, шулай ук ул барлык җыелучыларны Россия көне һәм Сабантуй бәйрәме белән котлады.
Игорь Мөхәммәтшин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Зеленодольск суднолар төзү заводы хезмәт коллективы билгеләнгән бурычларны югары сыйфатлы һәм билгеләнгән срокларда башкара.
Яңа кораблар совет хәрби башлыгы, адмирал, совет хәрби-диңгез разведкасы мәктәбенә нигез салучы, хәрби дипломат Леонид Бекренев һәм совет хәрби-диңгез эшлеклесе, контр-адмирал, Советлар Союзы Хәрби-Диңгез Флотының разведка башлыгы Борис Бобков хөрмәтенә аталачак.