Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.
Очрашу Мәскәүдә Министрлык бинасында узды.
Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та катнашты.
Иннополис университетын һәм, гомумән, Иннополис инновацион шәһәрен үстерү, инфраструктура объектларын, шулай ук технопарклар төзү, белгечләрне җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Валерий Фальков Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы составына керә.
Моннан тыш, бүген очрашу барышында шулай ук берничә уртак юнәлеш программасын үтәү мәсьәләләре, агымдагы елда Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы арасындагы багланышлар буенча башка юнәлешләр буенча фикер алыштылар.