Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Онтустик» финанс сәүдә-сәнәгать корпорациясе башлыгы Сәрикҗан Сәйтҗанов белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм Казан федераль университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский катнашты.
Нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру өлешендә башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шулай ук яклар КФУның Шымкәнт шәһәрендә (Казахстан) филиалын булдыру мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.