Татарстан Республикасында төзелеш тармагында нефть химиясе белән үзара бәйләнештә алынган яңа материалларны куллану мөмкинлекләрен өйрәнү өчен эшче төркем төзеләчәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына «түгәрәк өстәл» йомгаклары буенча шундый йөкләмә бирде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төзелеш тармагында яңа материаллар һәм яңа алымнар аеруча кирәк. Бүген тәкъдим ителгән проектларны җентекләп өйрәнергә, ТР Төзелеш министрлыгы белгечләрен җәлеп итәргә, булган фәнни потенциалны һәм КДАТУ лаборатория мөмкинлекләрен җәлеп итәргә кирәк, диде ул.
Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында «түгәрәк өстәл» узды.
«Түгәрәк өстәл» модераторы – ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
«СафПласт» компаниясе поликарбонатны традицион пыяланы энергияне нәтиҗәле алмаштыру буларак тәкъдим итте. «СафПласт» ҖЧҖ генераль директоры, аерым алганда, төзелештә поликарбонат куллану дөньяда 65%ка җитә, ә илебездә – якынча 25%. Яңа материалны популярлаштыруга Мәскәүдә төзелгән объектлар – ябык теннис кортлары (Сокольники паркы) үрнәге хезмәт күрсәтергә мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов поликарбонатның традицион пыяла белән чагыштырганда характеристикалары – бәя һәм сыйфат нисбәте, вандалларга каршы характеристикалар, җылылык үткәрүчәнлеге һәм янучанлыгы белән кызыксынды. Аның сүзләренчә, яңа материалны сынау объектында кулланырга мөмкин.
Икенче нотык «Ике контурлы электр янгын куркынычсызлыгы системасы» турында булды. «Казан-Пирохим» ҖЧҖ вәкиле төзелештә янгын сүндерү системаларын кулланырга тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы – Россиянең, беренче чиратта, социаль объектларда гамәлгә кертү мәсьәләсен актив тикшерә башлаган субъектларының берсе.
Рөстәм Миңнеханов, нотыкны шәрехләп, янгын сүндерү системаларын куллану – бик мөһим тема, диде. Ул белгечләргә компания продукциясен өйрәнергә һәм продукциянең сыйфатына һәм аны куллану чорына (эшләнмәнең тормыш циклына) аерым игътибар биреп, тиешле нәтиҗә ясарга тәкъдим итте.
«Түгәрәк өстәлдә шулай ук «Фумарола» инновацион янгын сүндерү системалары, силикон полимерлары калдыкларыннан күп функцияле өстәмә җитештерү («Весто» ҖЧҖ), Материалларны чиксез кисү технологиясе («Рөстәм» ҖЧҖ) һәм башкалар тәкъдим ителде.
Актуаль проектларның бер өлешен Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖнең чираттагы Директорлар советында да тыңларга тәкъдим итте.