Татарстан Президенты Бәһрәйн белән хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгын билгеләп үтте

31.08.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтенең Нефть һәм экология министры доктор Мөхәммәд Бин Мөбарәк Бин Даина белән очрашты. Министр республикага Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашу өчен килгән.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Россия дәүләте Бәһрәйн Мәмләкәте белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. «Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлек үсешенә өлеш кертергә омтыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуның белән бергә, Татарстан Президенты Бәһрәйн белән хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгын билгеләп үтте. «Бәһрәйнгә китерелә алырлык продукция номенклатурасы шактый киң. Бу – нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе, автомобиль шиннары, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазлары, авыл хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итү», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты кунакларга бу елның Татарстан өчен үзенчәлекле ел булуын, республикада Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтүләрен хәбәр итте. Ул Бәһрәйн делегациясенә төп бәйрәм чараларында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, Нефть һәм экология министры Бәһрәйн республика Президентына Бәһрәйн Әмире исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Мөхәммәт Бин Мөбарәк Бин Даина Рөстәм Миңнехановка хезмәттәшлекне үстерүгә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Күргәзмә кысаларында без сезнең компанияләрнең потенциалы белән таныштык, алар белән аерым очрашулар үткәрергә әзер. Нефть чыгаруда һәм эшкәртүдә кулланыла торган технологияләргә таң калдым", – диде министр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.