«Газпром» компаниясе бөтен тарих дәвамында Татарстанның стратегик партнеры булып тора. Машина төзелеше, нефть химиясе һәм башка тармаклардагы уртак проектлар уңышлы үтәлә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Тәэмин итүче көненең пленар утырышында хәбәр итте.
Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.
Утырышта «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, «Газпром» – республиканың күп кенә предприятиеләре өчен иң эре заказчы, «Газпром» ГАҖ мәнфәгатьләрендә республика предприятиеләре һәм оешмалары продукциясен куллану буенча «юл картасы» уңышлы тормышка ашырыла, дип белдерде.
2021 елның декабрендә 2025 елга кадәр хезмәттәшлек турында чираттагы «юл картасы» имзаланган. Бу «юл карталары» механизмы чорында республиканың 120гә якын предприятиесе «Газпром» компаниясен китереп торучылары булды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 2015 елдан 100 млрд. сумлык продукция һәм хезмәт күрсәтелгән.
«Газны тотрыклы җибәрү сәнәгать предприятиеләренең тотрыклы эшенең нигезе булып тора – без эре газ кулланучы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Узган ел бу 18 млрд. кубометр газ тәшкил итте. Бу перспективалы инвестицион проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә, беренче чиратта, Кама сәнәгать кластеры проектлары. «Газпром» белән уртак эшчәнлегебез нәтиҗәсендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, шулай ук «Иннополис» махсус икътисадый зонасы үсеш ала.
Газ җитәрлек булмаса, бу проектлар мөмкин булмас иде, диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика өчен тагын бер төп юнәлеш – йортларны газлаштыру. Агымдагы елда республика буенча 13 мең заявка кабул ителгән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төбәк тулысынча газлаштырылган, әмма республикада бик күп торак төзелә – ел саен якынча 3 млн. кв м файдалануга тапшырыла, ә бу җитди саннар «13 мең гаризаның 11 меңнән артыгы төзелгән. 5,5 меңнән артык йорт тоташтыруга әзер инде», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук иртәгә, 1 сентябрьдә, муниципаль районда булу һәм индивидуаль газ челтәрләренә тоташу планлаштырылуын искәртте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу – кирәкле программа, һәм ул «Газпром» җитәкчелегендә аерым контрольдә. «Һәм без бу программа өчен Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәтле», - диде ул, проектның 2025 елга кадәр исәпләнгәнен искәртеп.
Республикада шулай ук газ-мотор ягулыгын үстерү проекты уңышлы тормышка ашырыла. Бүген республикада гомуми егәрлеге 200 млн. кубометр булган 37 газ заправкасы станциясе бар. Тагын 7 АГЗС буенча эшләр бара.
Республика шулай ук сыекландырылган газ темасына да җитди эшләргә ниятли, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул «Газпром» ГАҖ һәм компания җитәкчелегенә конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.