Рөстәм Миңнеханов ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә хуҗасыз объектларны һәм вариссыз калган мөлкәтне ачыклауны дәвам итәргә, шулай ук ятим балаларга торак бүлеп бирүне хәл итәргә кушты

06.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ведомство хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы оешуга 35 ел тулу белән котлады. "35 ел тулу белән котлыйсым килә. Әлеге хезмәт оештырылган, һәм мин моны бик мөһим эш дип саныйм. Татарстан үз потенциалын саклап кала алды һәм аны туздырып бетермәде. Республикада булган бар нәрсә республика мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.

Коллегиядә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды, 2026 елга бурычлар билгеләнде. Утырышта катнашучыларга видеоролик күрсәтелде, анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре чагылыш тапты. Видео сәламләү белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский мөрәҗәгать итте.

Татарстан Рәисе үзенең чыгышында ведомство җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы алдында торган иң мөһим бурычларны билгеләп үтте.

Алар арасында: муниципаль мөлкәт өчен аренда түләве буенча бурычларның югары дәрәҗәсе, хуҗасыз объектларны һәм вариссыз калган мөлкәтне ачыклау буенча эш.

Милекчеләрнең тулы картинасын булдыру өчен Росреестр белән эшләү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул җирләрне максатчан файдалану һәм саклау мәсьәләсен аерым билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә игътибар бирү мөһим. Бу юнәлештә эш алып бару ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына да, муниципалитетларга да, ТР Муниципаль берәмлекләре советына да йөкләнгән.

Министрлыкның да, муниципалитетлар башлыкларының да даими контролендә булырга тиешле мөһим мәсьәлә - ятим балаларның торак фонды, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул торак рәвешендә дәүләт ярдәме алучы ятим балаларның саны артуга бәйле вәзгыятьне анализларга кушты.

"Ятим балалар буенча аларның бездә бик тиз артуын игътибар белән карарга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин республика Прокуратурасына да мөрәҗәгать итәм - бу эшне анализларга. Безгә дә- муниципалитетларга карарга кирәк. Әйе, закон бар, һәм без аны үтәргә тиеш. Әмма икенче яктан - торак милекчесе булган ятим бала да бүген булган барлык таләпләргә туры килергә тиеш".

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: «Әйе, ятим балага ярдәм күрсәтелергә тиеш, әмма ул дөрес гамәлгә ашырылырга тиеш».

Аннары Җир һәм милек мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, монда барысы да үтә күренмәле булырга тиеш. «Мин муниципалитетлардагы коллегаларга да мөрәҗәгать итәм - барысы да үтә күренмәле булырга тиеш", - диде ул.

«Сер түгел, бездә вазыйфаи затларга туры килми торган хокукый карарлар өлешендә сораулар күп туа һәм күпләр шуңа күрә үз гамәлләренә "лаеклы" бәя ала. Бу куркыныч, - дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов. - Әйе, кызганычка каршы, муниципаль һәм дәүләт милке хисабына үзләренең иминлеген яхшыртырга теләүчеләр бик күп. Бүген булган закон һәм норматив актлар кысаларында катгый эшләргә кирәк. Барысы да ачык һәм үтә күренмәле булырга тиеш!»

Ахырда Татарстан Рәисе Фәнил Әһлиуллинга яңа территорияләрдә алып барган һәм МХО зонасындагы сугышчыларга ярдәм итеп, хәзер дә дәвам итә торган мөһим эше өчен рәхмәт белдерде (искәртәбез, Фәнил Әһлиуллин ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасында 2024-2025 елларда Татарстан өчен шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу процессын җитәкләгән иде).

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы «контрактчылар», оборона заказын гамәлгә ашыру, МХО сугышчыларының гаиләләренә ярдәм итү буенча үз бурычларын үти. «Бу безнең төп бурыч булды һәм булып кала", - диде ул.

Татарстан Рәисе ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде.

Коллегия гадәттәгечә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәтләрен тапшыру белән тәмамланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.