Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды, 2026 елга бурычлар билгеләнде.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ведомство эшчәнлегенә һәм Татарстан ССРның Дәүләт милкенә идарә итү буенча дәүләт комитеты төзелүгә 35 ел тулуга багышланган күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.
Коллегиядә катнашучыларга видеоролик күрсәтелде, анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре чагылыш тапкан.
Видео сәламләү белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский мөрәҗәгать итте.
«Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте исеменнән сезне министрлык төзелүнең 35 еллыгы белән котлыйбыз ,- диде Олег Скуфинский, коллегиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Татарстан - цифрлаштыруда, пространство белешмәләре, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре инфраструктурасын үстерүдә танылган лидер. Республика башлыгы Рөстәм Нургали улы Миңнехановның актив позициясе нәтиҗәсендә 2020-2021 елларда Татарстан территориясендә эксперимент уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча тарихта беренче мәртәбә ил өчен мөһим чараларны үз эченә алган киңлек белешмәләренең милли системасы дәүләт программасы формалаштырылды. Эксперимент нәтиҗәләре Россиянең бөтен территориясенә таратылды. Биш елдан соң без бу эшнең югары нәтиҗәлелеге турында ышаныч белән әйтә алабыз. Бүген республика шулай ук пространство белешмәләре илкүләм системасының бердәм цифрлы платформасы флагман проектын гамәлгә ашыруда локомотив булып тора. 2025 елда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен платформаны куллану буенча сынау проектында катнашты. 300дән артык административ регламентка үзгәрешләр кертелде. Татарстанда уртак эш нәтиҗәсендә БДМРга күчемсез милек объектлары турында - 95%, ә чикләр реестрындагы күп объектлар буенча 100% мәгълүмат кертелгән. Бу 2030 елга дәүләт программасы күрсәткечләре, ә республика 4 елга алданрак иреште. Бу юнәлешләрнең барысы да министрлыкның турыдан-туры катнашында һәм җайга салу ролендә гамәлгә ашырылды. Президент һәм Хөкүмәт тарафыннан ясалма акылны, космостан алынган мәгълүматларны, геодезия һәм картография өлкәсендә технологик суверенитетны тәэмин итү буенча куелган яңа чакыруларны һәм бурычларны исәпкә алып, безгә күп нәрсә эшләргә туры киләчәк. Министрлык коллективына ныклы сәламәтлек, яңа һөнәри казанышлар һәм республика һәм илебез файдасына уңышлар телибез!»
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хисап нотыгында ведомство эшчәнлегенең аеруча мөһим нәтиҗәләрен белдерде. Республиканың берләштерелгән бюджетына 19,6 млрд сум кергән, шул исәптән 11,3 млрд сум– республика бюджетына, 8,3 млрд сум – җирле бюджетларга. Керемнәр буенча план үтәлгән.
Муниципаль берәмлекләр бюджетларына аренда түләүләре буенча бурыч саклана. 5 ел эчендә бурыч 44%ка кимегән. Шул ук вакытта хисап елында ул 17 млн сумнан күбрәккә арткан һәм 288 млн сум тәшкил итә.
Фәнил Әһлиуллин бурычлар динамикасы буенча иң яхшы һәм иң начар күрсәткечләргә ия муниципалитетларны атады. Ул арендаторларның бурычы булмаган Әтнә, Саба һәм Чирмешән районнарын билгеләп үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, муниципалитет җитәкчеләренә бу эшне көндәлек контрольдә тотарга, претензия-дәгъва эшен вакытында башкарырга, кредиторлар реестрына керергә, салым һәм суд приставлары хезмәте белән багланышларны көчәйтергә кирәк.
Хисап елында министрлык дәүләт милкен куллануны контрольдә тоту буенча системалы эшне дәвам иткән. Агымдагы елга 94 учреждениене тикшерү планлаштырылган. Мөлкәттән файдаланучыларның күп булуы аркасында барлык учреждениеләрдә тикшерүләрнең тулы циклы берничә елга бер тапкыр башкарыла.
Моннан тыш, республикада файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү проблемасы актуальлеген югалтмый.