Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы делегациясе әгъзалары белән хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты

04.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Мисыр делегациясе төбәктә икътисад һәм сәнәгать белән танышу өчен килде. Татарстанга сәфәрләре барышында Мисыр коллегалары берничә сәнәгать предприятиесендә булдылар, республиканың икътисадый һәм инновацион потенциалын бәяләделәр.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан Мисырга сәнәгать продукциясенең киң спектрын, шул исәптән машина төзелеше продукциясен экспортка чыгаруны киңәйтү белән кызыксына.

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Мисыр товар әйләнеше артты, диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барылуын искәртте, аны ул ил җитәкчелеге кушуы буенча җитәкләвен хәбәр итте.

Республика башкаласы буларак, Казанның даими рәвештә дөньякүләм чаралар кабул итүе билгеләп үтелде. Әйтик, 2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын йөртә. Бу вакыйгага күп төрле чаралар әзерләнгән, һәм Рөстәм Миңнеханов Мисыр вәкилләрен анда катнашырга чакырды.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе белән Мисыр Гарәп Республикасы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен Татарстан-Мисыр элемтәләрен алга таба үстерергә әзер булуын белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.