Рөстәм Миңнеханов М-7 «Волга» автомобиль юлы төзелеше кысаларында Кама елгасы аша күпер төзү барышы белән танышты

19.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кама елгасы аша Котловка авылы янында төзелә торган күперне карады.

Төзелеш барышын ул Түбән Кама районы ягыннан Котловка авылы янында карый башлады.

Күпер М-7 Волга Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа автомобиль юлы төзелешенең зур проектының бер өлеше булып тора.

1300 метр озынлыктагы күпер шәһәрләрне урап узу юлының беренче этабында төзелә. Белгечләр проектта каралган 22 терәкнең 20сен төзиләр. Эстакада өлешенең барлык 15 терәге дә эшләнә. 

Объектта 234,7 метрлы вакытлыча технологик күпер төзелеше тәмамланган, ул Кама аша төп күпер төзелеше урынына үтүне тәэмин итә.

Исегезгә төшерәбез, Кама елгасы аша күпер автотранспорт транзитын Россия Федерациясенең көнбатыш төбәкләреннән Казан аша Түбән Кама һәм Зәй, Чаллы һәм алга таба - Уфа ягына юнәлтүче юл өлеше. 

Кама аша күпер - Түбән Кама һәм Чаллыны урап узучы булачак трассада иң зур ясалма корылма.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте