Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Созвездие-Йолдызлык» XXIII еллык ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертында булды. Чара Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, "Созвездие - Йолдызлык" - ул республикада да, аннан читтә дә киң танылган матур һәм шат күңелле фестиваль. Фестивальдә катнашучылар саны 1 млн кешедән артып китә.
"Созвездие - Йолдызлык" талантлы балалар һәм яшьләрнең уңышлы үз-үзен тормышка ашыруына ярдәм итә. Республиканың барлык халыкларын берләштерүче фестиваль программасының быел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлануы символик", - диде республика Хөкүмәте башлыгы.
Премьер-министр «Созвездие-Йолдызлык» оештыручыларына һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Бу фестиваль алга таба да һәркемнең тормышын җылылык һәм шатлык белән тутырсын. Барыгызга да иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим!" - дип өстәде ул.
Аннары Алексей Песошин республиканың берничә дәүләт бүләген тапшырды, шулай ук конкурсның гран-при җиңүчеләрен бүләкләде.
2023 елда «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 60 меңнән артык бала катнашты. Зона турларында 16,4 мең конкурсант чыгыш ясады, шуларның 5,5 меңе сайлап алу турларында җиңүче булды һәм суперфиналга үтте.