Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда РФ Төзелеш министрлыгы коллегиясенең һәм Россия Федерациясенең Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумының уртак утырышында катнаша.
Чарада катнашучыларга кереш сүз белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Федерациясендә Төбзк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте.
Видеоконференцэлемтә аша сәламләү сүзе белән Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин чыгыш ясады.
2022 елда төзелеш тармагы эшчәнлеге күрсәткечләре турында төп нотыкны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе башлыгы буларак, төбәкләр исеменнән Россия Федерациясе Президентына, Хөкүмәткә һәм Россия Төзелеш министрлыгына тармакка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда Татарстанда торак файдалануга рекордлы рәвештә тапшырылган – 3 млн кв.метрдан артык. Торак төзелешенә өстәмә импульс масштаблы инфраструктура проектларын алдан финанслау бирәчәк. Казан агломерациясендә генә дә бу 2030 елга өстәмә рәвештә 10 млн. кв. метрдан артык торакны гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк. «Безнең гражданнарның тормыш сыйфаты инфраструктура менюсы инструментлары, илкүләм проектлар, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы ярдәмендә яхшыра. Моңа шулай ук 44 республика программасы юнәлдерелгән. Нәтиҗәдә, узган елда Татарстанда 4 меңнән артык социаль һәм коммуналь инфраструктура объекты төзелде һәм ремонтланды. Шул ук вакытта ил Президенты В.В. Путин йөкләмәсе кысаларында җыелган темпны саклап калырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, торак базарында гражданнар тарафыннан ихтыяҗның кимүе күзәтелә һәм аны торгызу өчен чаралар күрергә кирәк. Ул 18 апрельдә РФ Премьер-министры катнашында «Транспорт, коммуналь һәм социаль инфраструктураны алдан үстерү» стратегик сессиясендә әйткән тәкъдимнәрен җиткерде: гаилә ипотекасы шартларын яхшырту - кредитның чик күләмен агымдагы 6 миллионнан 10 миллион сумга кадәр арттыру, башлангыч взносны 10 процентка кадәр киметү, ә күп балалы гаиләләр өчен - 5 процентка кадәр киметү, 4,5 процент ставкасын кире кайтару мөмкинлеген карау тәкъдим ителә . "Торак бәяләре үсешен саклап калу һәм объектлар төзү темпларын саклау өчен проект финанслау кысаларында кредит ставкасын 4 процентка кадәр субсидияләү буенча төзүчеләргә ярдәм итү программасын яңартырга тәкъдим итәбез, илнең яңа төбәкләрен торгызу буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен 2 процент ставкасын тәкъдим итәбез. Шул ук вакытта әлеге ташламаларны квадрат метр бәясе әлеге төбәк өчен РФ Төзелеш министрлыгы билгеләгән төзелеш бәясеннән артмаган, плюс рентабельлекнең 30%тан артмаган төзелеш алып баручыларга гына җәелдерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук торак төзелеше күләмен социаль инфраструктура үсеше белән синхронлаштыру мөһим булуын искәртте. Мәсәлән, СНиП буенча 3 млн кв.м торак өчен 48 балалар бакчасы; 18 мәктәп; 9 поликлиника; 75 км юл кирәк. Федераль финанслау җитмәү сәбәпле, төбәкләр объектларны үз хисабына төзергә һәм ремонтларга мәҗбүр. Мәсәлән, Татарстанда 2022 елда әлеге максатларга якынча 60 млрд. сум яки үз керемнәренең 14 проценты юнәлтелгән. Әмма бу да җитәрлек түгел, дип ассызыклады ТР Рәисе, кирәкле 18 мәктәп урынына без 9 мәктәп кенә төзи алдык.
"Бу мәсьәләдә федераль бюджеттан социаль объектлар һәм инфраструктура төзелешен финанслауны арттыру мөмкинлеген карауны сорыйбыз. Социаль инфраструктураның кыйммәтләнүенә нормативларның үзгәрүе йогынты ясады. Әйтик, 30 ел элек 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп 15 мең кв.м тәшкил итсә, хәзер ул – 27,6 мең кв. м тәшкил итә», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
2019 елдан соң төзелеш нормативлары шактый үзгәртелде. Ул вакытта 1,5 мең урынга мәктәп төзү 1,5 млрд. сумга төшсә, ә 2022 елда аның бәясе 60%ка төшә һәм 2,4 млрд. сум дәрәҗәсенә кадәр арта. Акчаны экономияләү өчен нормативларны киметү ягына яңадан карап чыгу тәкъдим ителә.
"Иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе - торак-коммуналь хуҗалык системасының торышы һәм үсеше. Бу тармак һәр гражданга кагыла", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең масштаблы программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителгән иде. "Төбәкләр исеменнән Президент һәм ил Хөкүмәтенә әлеге программа өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде ул. - Әлегә ул 2 елга кабул ителгән. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга охшаш программаның озак вакытлы булуы мөһим. Шул ук вакытта финанслау күләме инфраструктураны алдан ремонтлауны тәэмин итәргә тиеш».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, торак фондына идарә итү өлкәсе - зур игътибар зонасында. Гражданнар тарафыннан хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты турында зарланулар һәм шикаятьләр кимеми.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 2015 елда кертелгән идарәче компанияләрне лицензияләү бу мәсьәләләрне тулысынча хәл итмәгән. "Хәзер идарәче компанияләргә лицензия таләпләрен көчәйтергә яки үзлегеннән җайга салынучы идарәче оешмалар булдыру юлыннан барырга кирәк», - дип билгеләп үтте ул.
Тагын бер мөһим сорау күтәрелде - йортларда газ шартлауларын булдырмау. "Хезмәт күрсәтүче оешмага фатирдагы җайланмаларга керү мөмкинлеген бирелмәгән очракта, гражданнар газ белән тәэмин итү хезмәтләренә түләгәндә арттыру коэффициентын кертергә тәкъдим итәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бер үк вакытта хезмәт күрсәтүче оешмаларның вазыйфаи затларының эшләрне сыйфатсыз башкарганнары өчен җаваплылыгын кырысландырырга кирәк. Моннан тыш, фатирларда газны автомат рәвештә сүндерү системаларын һәм тәрәзәләрдә керү клапаннарын мәҗбүри урнаштыру буенча законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәбез».
Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм кирәкле чаралар формалаштыру сыйфатына аерым тукталды. Төбәк операторында түгел, ә идарәче оешма счетында тупланган акчалар нәтиҗәсез сарыф ителергә мөмкин. "Махсус счетларда акча туплаучы күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү тәртибен төбәк операторы йортлардагы капиталь ремонтка охшаш итеп билгеләү яки төбәк операторын махсус счетларның бердәнбер хуҗасы итеп билгеләү кирәк дип саныйбыз. Шулай ук агымдагы ремонт үткәргәндә идарәче оешмаларны контрольдә тотарга кирәк», - дип тәкъдим итте ул.
Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 99%тан артып китә. Күп яктан бу - 2018 елда төзелгән Бердәм исәп-хисап үзәге нәтиҗәсе, диде Рөстәм Миңнеханов. "Барлык эре идарәче компанияләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар үзәк белән килешүләр төзеделәр. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер. Барлык идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның бердәм исәп-хисап үзәге аша исәпләүләр һәм түләүләр җыю бурычын норматив рәвештә беркетергә тәкъдим итәбез. Бу исәпләүләрне унификацияләргә һәм исәпләүләрнең ачыклыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип саный Татарстан Рәисе.