Татарстан Рәисе ИХО генераль секретаре урынбасары Әхмәт Кавес Сенгендо белән очрашты

17.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре урынбасары Әхмәт Кавеса Сенгендо белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең ИХО каршындагы Даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов катнашты.

Әхмәт Кавеса Сенгендо Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов Сенгендо әфәндегә визиты өчен рәхмәт белдерде һәм KazanForum – Россия белән мөселман дәүләтләре арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу буенча иң зур мәйданчык, дип ассызыклады. Форумның эшлекле программасында халыкара хезмәттәшлек, ислам финанслары, хәләл индустрия, инвестицияләр һ. б. актуаль темалар буенча 200гә якын чара бар.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстанда ИХОның төрле бүлекчәләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе зур. Алар арасында Ислам үсеш банкы, "ИРСИКА" ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте үзәге , ИХО яшьләр форумы, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе һәм башкалар. "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме буенча зур эш алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең ИХО илләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенең зур потенциалын билгеләп үтте. "Татарстан мисалында без ислам бизнесы белән хезмәттәшлек итүнең гамәли механизмнарын җайга салырга омтылабыз", - дип өстәде ул.

Белешмә өчен:

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы - 1,2 млрд. кешедән артык халкы булган 57 мөселман илен берләштерүче дәүләтара оешма. 1969 елда Согуд Гарәбстаны инициативасы белән оештырылган ИХО - бүгенге көндә БМОдан соң икенче иң эре халыкара оешма. ИХО штаб-фатиры Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) урнашкан.

Оешманың максатлары һәм принциплары әгъза дәүләтләр арасында элемтәләрне ныгыту һәм үзара хезмәттәшлекне киңәйтүне, ислам тәгълиматларын алга сөрүне, исламның чын образын саклауны, цивилизацияләр һәм диннәр арасында диалогны хуплауны, терроризмга каршы көрәштә хезмәттәшлекне һәм башкаларны үз эченә ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.