Рөстәм Миңнеханов: Җәмәгать киңлекләрен булдыру программалары халыкның актуаль сорауларына җавап булды

16.05.2023

Бүген Казанда «Московский» КҮдә Татарстан районнары һәм шәһәр округлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен җәмәмгать киңлекләре белән эшләү буенча укыту программасы старт алды. Программада катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту - өстенлекле юнәлешле эш булды һәм шулай булып кала да. Бу максаттан республикада илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында зур эш алып барыла. Татарстанда 2015 елда старт алган җәмәмгать киңлекләрен булдыру программалары җәмгыятьнең актуаль сорауларына җавап булды.  "Мохитнең җәмәгатьчелек аңын формалаштыруын исәпкә алып, без паркларны һәм скверларны, яр буйларын һәм пляжларны, урамнарны һәм мәйданнарны яхшырту өстендә эзлекле рәвештә һәм ел саен эшлибез, шулай ук ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә дә керештек", - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге эшнең иң мөһим принцибы - җирле халыкның проектларны гамәлгә ашыруның барлык стадияләрендә дә фикер алышуда актив катнашуы. "Җәмәгать киңлекләрендә кешеләр булырга һәм ял итәргә тиеш. Шуңа күрә проектлау алдыннан әлеге территориянең үзенчәлеген өйрәнергә, җирле халыкның нәрсә күрергә теләвен белергә кирәк. Комплекслы эш алып барырга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

8 ел эчендә республика территориясендә 367 җәмәгать киңлеге һәм 3 мең 379 күп фатирлы йорт ишегалды төзекләндерелгән. "Яңа объектлар барлыкка килү белән безнең шәһәрләр һәм авыллар үзгәрә, аларның кыяфәте үзгәрә. Бу урыннар җирле халык һәм туристлар арасында бик популярга әверелә. Төзекләндерелгән объектлар тирәсендә тормышның кайнап торуын, төрле чаралар узуын, мәнфәгатьләр буенча бергәкләр формалаша башлауны күрү бик күңелле. Бирегә креатив индустрияләр, спорт һәм яшьләр берләшмәләре, шулай ук яңа сервислар һәм хезмәтләр кертүче җирле бизнес вәкилләре килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан объектлары ел саен күп кенә халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында җиңү яулый. Ә 2017 елда республика тәҗрибәсе бөтен ил буенча уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның федераль өстенлекле проектын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен нигез булды.

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән объектларны карап тотуның мөһимлеген аерым билгеләп үтте: "Без бу теманы атналык киңәшмәләрдә күп тапкырлар күтәрдек. Гамәлгә ашырылган объектларга башлангыч формада ярдәм итү, вакытында ремонтлау, җыештыру - муниципалитетларның мөһим бурычы».

Татарстан Рәисе барлык булган ресурсларны кулланырга чакырды, гамәлдәге җәмәгать киңлекләре кунаклар өчен уңайлы гына түгел, ә ял итү һәм бизнес алып бару ягыннан да кызыклы булсын өчен. Өстәвенә, зур һәм кечкенә шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә. "Безнең уртак бурыч - төзекләндерү белән генә чикләнмичә, җәмәгать киңлекләренә идарә итүгә комплекслы караш кертү. Бу безнең республиканың иң ерак нокталарында да уңай социаль үзгәрешләргә китерәчәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе өч көнлек укыту программасы паркларга идарә итү процессына яңача карарга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады. Бу эштә Россиянең башка төбәкләреннән дә әйдәп баручы экспертлар ярдәм итәчәк. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул РФ Дәүләт Советының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча комиссиясен җитәкли. Шуңа күрә тармакның иң актуаль һәм иң авыр сорауларын киләчәктә федераль дәрәҗәгә чыгарырга мөмкин булачак.

"Укуны тәмамлагач, паркларда агымдагы эшчәнлекне модернизацияләү өчен гамәлдәге кораллар барлыкка киләчәк. Команда эше барышында төркемнәрдә һичшиксез яңа креатив идеяләр туар, дип ышанам. Бу җәйдә үк аларның бер өлешен республиканың җәмәгать киңлекләрендә гамәлгә ашырачакбыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен уку 16-18 майда «Московский» КҮдә дәвам итәчәк. Программа объектларны эксплуатацияләү һәм тоту, аларның икътисадый күрсәткечләрен арттыру, вакыйгалар белән тулыландыру, шулай ук халык белән аралашу кебек юнәлешләр буенча җәмәгать киңлекләрен идарә итү системасына комплекслы якын килүне кертүгә юнәлдерелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.