Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Республикасы Халык Мәсләхәте башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште.
Төркмән халкының милли лидеры Казанда булачак «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы традицион рәвештә иң югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч белдерде.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның форумга федераль статус бирү турындагы карары дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан чарага тагын да зуррак кызыксыну уятты.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов Төркмәнстанның форумга вәкиллекле делегация җибәрүен хәбәр итте. Аның составына сәнәгать, транспорт, төзелеш кебек тармаклар җитәкчеләре керә. Моннан тыш, форум мәйданчыгында Төркмәнстан стенды оештырылачак.
Халык Мәсләхате башлыгы аерым рәвештә Төньяк - Көньяк кебек яңа логистик коридорларның мөһимлегенә игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, форум кысаларында бу темага түгәрәк өстәл утырышы узачагын билгеләп үтте.
Әңгәмә ахырында Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка сәламләү сүзләрен җиткерүне сорады.