Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

16.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Лев Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты 2022 елның августында оештырылган иде, аны Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно җитәкләде.

Бүген чара видеоконференцэлемтә режимында узды, утырышны Антон Вайно үткәрде. Утырышта катнашучылар РФ Президентының «Л.Н.Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турында» гы 34 нче номерлы Указын үтәү барышы, шулай ук юбилей чаралары планы проектын әзерләү турында фикер алыштылар. Л.Н.Толстойның юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү үзенчәлекләре, язучының юбилеена «Музей-усадьба Л.Н.Толстого «Ясная Поляна» дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгын әзерләү, шулай ук Лев Толстойның Казанда һәм Кавказда булуына бәйле мәсьәләләр күтәрелде.

Татарстан ягыннан оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә форматында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.