Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде.
Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.
Исегезгә төшерәбез, визитның төп максаты – «Россия – Ислам дөньясы. KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы чараларында катнашу.
Бүген Кохир Рәсүлзода Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очраша, Бәшир Рәмиев исемендәге технопаркта булыр дип көтелә.