Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Шанхайда Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышында катнашты. Кытай ягыннан Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Премьеры Ли Цян чыгыш ясады.
Үзенең сәламләү чыгышында Михаил Мишустин форумда зур Россия делегациясе составында федераль министрлыклар һәм ведомстволар, эре компанияләр, Россия төбәкләре җитәкчеләре эшләвен искәртте. Ул Россия-Кытай хезмәттәшлеген тирәнәйтү ике илнең дә икътисадларын ныгытуга уңай йогынты ясаячагына ышаныч белдерде.
Моннан тыш, РФ Премьер-министры Кытай делегациясен Киләчәк уеннарына чакырды. "Киләсе елда Россиядә Киләчәк уеннары узачак. Турнир Казанда узачак. Ул бер мәйданчыкта киберспорт һәм классик спортны берләштерәчәк. Кытай командаларын көтәбез", - диде Михаил Мишустин.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казанда булачак Киләчә куеннары турында ролик тәкъдим итте.
Форум кулуарларында Рөстәм Миңнеханов мондый колачлы уртак форумнар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Безгә хезмәттәшлекне арттырырга кирәк. Кызганычка каршы, пандемия чорында актив аралашу мөмкинлеге булмады. Без Кытай партнерларыбызның эшлекле, безнең белән эшләргә әзер булуын күрәбез", - диде ул.
Узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше 58%ка арткан һәм $1,6 млрд. тан артып киткән. Пекинда - Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллеге, Казанда Кытайның Генераль Консуллыгы эшли.