Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Аньхой провинциясе губернаторы Ван Циньсян әфәнде белән очрашты.
Аньхой провинциясе Кытайның көнчыгышында урнашкан. Халык саны 61 миллионга җитә. Провинция хакимиятләренең төп урыны - Хэфэй шәһәре.
2017 елның июнендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Аньхой провинциясе Халык Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
"Сезнең провинция – Кытайның тиз үсеш алучы төбәкләренең берсе", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, губернаторны сәламләп.
Ул билгеләп үткәнчә, стратегик җитәкчелек һәм Россия һәм Кытай башлыкларының шәхси тырышлыгы ярдәмендә төбәкләрнең активрак эшләү мөмкинлеге бар. “Төбәкара хезмәттәшлек өчен яхшы мәйданчык – "Волга-Янцзы" форматындагы хезмәттәшлек советы, аңа Татарстан да, Аньхой да керә. Янцзы елгасы провинцияләре белән без сәүдә-икътисадый, мәдәни, фәнни-мәгариф, яшьләр һәм туризм элемтәләрен саклыйбыз», - диде Татарстан Рәисе.
Үз чиратында провинция губернаторы Кытай һәм Россиянең һәрвакыт стратегик партнерлар булуын билгеләп үтте. "Безнең халыклар арасында традицион дуслык бар. Хәзерге катлаулы халыкара вәзгыятьтә дә Кытай һәм Россия ышанычлы мөнәсәбәтләрен саклап калдылар. Аньхой Татарстан белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырды. "Волга-Янцзы" төбәкара советы кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә керткән тырышлыгыгыз өчен рәхмәт", - дип билгеләп үтте Ван Циньсян.
"Бу соңгы еллар пандемия аркасында безнең өчен бик авыр булды. Без хәзер мөмкинлек ачылуына һәм Кытай партнерларыбыз белән актив эшләргә планлаштыруыбызга шатбыз", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанда уңышлы проектларның күбесе Кытай тәҗрибәсе ярдәмендә тормышка ашырыла, дип өстәде.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Аньхой провинциясе командасын киләсе елда Казанда узачак «Киләчәк уеннарына» чакырды.