Рөстәм Миңнеханов Кытайның Аньхой провинциясенә килде

23.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Хэфэй шәһәренә (Аньхой провинциясе) килде.

Программада провинция губернаторы Ван Цзиньсянь белән очрашу, бизнес-форумда катнашу, шулай ук берничә предприятиегә бару.

Исегезгә төшерәбез, республика Рәисе Кытайга кичә килде. Бүген ул Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышында катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.