Татарстан Рәисе "Изге Болгар җыены" ачылышында катнашты

21.05.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов борынгы Болгар шәһәрендә булды һәм Идел буе Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасын ачуда катнашты.

Шулай ук тантанада РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россия Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов катнашты.

"Борынгы Болгарның изге җирендә сезне сәламләвебезгә шатмын. Бер ел элек без сезнең белән дәүләт дәрәҗәсендә Идел буе Болгарының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны билгеләп үттек. Бу, чыннан да, тарихи вакыйга булды», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

Ул билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Казанда берничә мөһим чара - KazanForum һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узды. Татарстан башкаласына дөньяның 80нән артык иленнән 16 мең кеше килде. "Безне Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл үзенең визиты белән хөрмәтләде, шул исәптән Болгарда да булды. Ул ислам һәм православие үзара хезмәттәшлегенең бүгенге көндә дөньяда булган тискәре тенденцияләргә каршы тору өчен мөһимлеген билгеләп үтте", - диде республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Дагыстан мөфтиенә Мөхәммәд пәйгамбәрнең чын ядкярләре күргәзмәсен оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул теләге булган һәркемне күргәзмәгә килергә һәм Исламның иң кыйммәтле мирасын күрергә чакырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Җәмыгъ мәйданында көндезге намазда катнашты, РФ Мөселманнары диния нәзарәтенең бәйрәм чатырында булды, шулай ук билбау көрәше буенча халыкара ярышларның финал уеннарын күзәтте.

"Изге Болгар жыены" традицион рәвештә 21 майда билгеләп үтелә. Быел бәйрәмдә 20 меңгә кадәр кунак көтелә, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХIV халыкара икътисадый форумында катнашучылар һәм XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре. Болгар шәһәрчеге территориясендә кунаклар өчен сәнгать кәсепләре күргәзмәләре, ярминкәләр, мастер-класслар, хәләл продукция һәм рухи билгеләнештәге товарлар белән сәүдә оештырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев