2023 елгы җәйге балаларны савыктыру кампаниясендә 168 меңгә якын Татарстан баласы катнашачак. Балалар палаткалы, стационар, мәктәп яны лагерьларында, шулай ук Кара диңгез яр буенда ял итәчәк. Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләде.
"Балалар өчен савыктыру системасы эшли башлый. 1996 елдан республикада балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия эшли, аның составына әлеге эшкә җәлеп ителгән барлык субъектлар керә. Төп бурыч — балаларның иминлеген тәэмин итү. Без ведомствоара комиссия адресына килгән барлык хокук бозуларны һәм искәрмәләрне бетереп барабеыз», — дип хәбәр итте ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, икенче мөһим мәсьәлә — лагерьларда имин һәм сыйфатлы туклану оештыру. Өченче пункт - мәктәп яны лагерьлары, хезмәт һәм ял, стационар һәм җәйге лагерьлар эшенең эчтәлекле өлеше.
"Лагерьда кызык булырга тиеш, ә җәйге смена баланың исендә калылрлык булырга тиеш. Балаларның яңа белемнәре һәм осталыклары, яңа дуслары булырга тиеш. Барлык сменаларның эчтәлеге төрле, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, үз хисләреңә идарә итү һәм дуслык осталыгына игътибар бирелә», — дип ассызыклады Л. Фазлыева.
Ул барлык әниләргә һәм әтиләргә каникул вакытында балаларның иминлегенә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. Өлкәннәргә балалар белән әңгәмәләр алып барырга, аларга суда һәм юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, шулай ук скутерлар, мотоцикллар, самокатлар һ. б. куллану кагыйдәләрен аңлатырга кирәк.
Л. Фазлыева сүзләренчә, әти-әниләргә дә, бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, фатирларның ачык тәрәзәләренә һәм ишегалларындагы люкларга игътибар итәргә кирәк. Быел барлыгы 1 мең 523 оешма җәйге савыктыру кампаниясен үткәрүгә җәлеп ителгән, балаларның ялын оештыруга 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Юлламалар авыр тормыш хәлендә калаган балаларга бирелә, «ана һәм бала» юлламалары бар.
"Балалар арасында бик бай программа булган палаткалы лагерьлар аеруча популяр. Быел палаткалы лагерьларда төп юнәлеш — патриотизм. Балигъ булмаганнарның хезмәт, ял һәм мәшгульлек лагерьлары да зур роль уйный, быел 11 меңнән артык юллама бар», — дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.
Моннан тыш, ел саен сәламәтлекләре чикләнгән балаларны лагерьларда җәйге ял белән тәэмин итү өчен ата-аналар гаризалары буенча эш оештырыла. Әтиләре мобилизацияләнгән балаларга 6 меңнән артык гариза бирелгән, барысы да канәгать калачак. Тагын 5 меңнән артык бала 12 профильле программа буенча җәй көне Кара диңгез яр буенда ял итәчәк, сезон якынлашкан саен, гаризалар саны арта бара.
Татарстаннан 900дән артык бала җәй көне профильле хәрби-спорт сменаларында катнашачак. "Беренчеләр хәрәкәте" 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 600дән артык баланы үз эченә алган биш профильле смена оештыра. Көндәлек режимда ГХМ, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре җәйге лагерьларның эшен оештыруны контрольдә тота.
"Татарстан Рәисе нең [Рөстәм Миңнеханов] — Куркынычсызлык, шул исәптән азык-төлек белән бәйле барлык мәсьәләләрне дә катгый контрольдә тотарга дигән йөкләмәсе бар",- дип нәтиҗә ясады ТР Премьер-министры урынбасары.
Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина Татарстанның мәктәп яны лагерьларында җәй көне 70 меңгә якын бала ял итәчәк дип белдерде. Алар арасында 651 бала, аларның әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәм 300дән артык бала, аларның әти-әниләре Украинадан килгән.
ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанның мәктәп яны лагерьларының 87 проценты һәм шәһәр читендәге лагерьларның 20 проценты ТР буенча Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик нәтиҗәләрен алган. Санитар эшкәртү үткәрмәгән учреждениеләргә рөхсәт бирелми.
"Санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр биргәндә кимерүчеләргә һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртүләргә зур игътибар бирелә, бу төзелешләр һәм аларга якын территорияләр. Бүгенге көндә эшкәртүләрнең 60%ы инде башкарылган. Безнең тикшерүләр җәйге савыкытру кампанияләре вакытында үткәреләчәк. Ике тапкыр без шәһәр читендәге лагерьларны тикшерәчәкбез һәм бер тапкыр мәктәп яны лагерьларын тикшерәчәкбез», — диде ул.
Моннан тыш, җәйге савыкытру оешмаларында хезмәт күрсәтүче 27 туклану операторының эшен контрольдә тоту оештырыла, планлы күчмә тикшерүләр үткәреләчәк. Быел ковид буенча кайбер чикләүләр дә гамәлдә. Эш башланганчы ким дигәндә ике көн алдан персоналны мәҗбүри тикшерүләр үткәреләчәк.
2019-2022 елларда Татарстанда 29 балалар савыктыру лагеры капиталь ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Эшләрнең гомуми суммасы 4,3 млрд сум тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков җиткерде. "Республикада лагерьлар инфраструктурасына зур игътибар бирелә. 2019 елдан Татарстанда балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм савыкытру учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы эшли. 2023 елда балалар ны савыктыру лагерьларын реновацияләү программасы дәвам итә, аңа 14 муниципаль берәмлектә 1,3 млрд сум финанслау белән 15 лагерь кертелгән», — дип хәбәр итте ул.
Быел 13 лагерьда төзелеш-монтаж эшләрен башкару планлаштырыла, ә икесе буенча проект-смета документациясе эшләнәчәк. Корылмалар, инженерлык челтәрләре капиталь ремонтлана, лагерьлар кирәкле җайланмалар белән җиһазландырыла.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Максим Трущин хәбәр иткәнчә, Татарстанда 120 стационар балаларның ял итү һәм савыкытру объектларының 70е тикшерелгән. Аларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 66 очрагы ачыкланган. "Без ачылырга планлаштырылган барлык балаларны савыктыру лагерьларын – стационар, палаткалы һәм мәктәп яны лагерьларын исәпкә алдык. Республикада 120 стационар һәм 44 палаткалы лагерь бар, аларны быел ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта 70 объект тикшерелгән. Эш алдагы ике атнада тәмамланачак. Тикшерүләр күрсәткәнчә, янгын куркынычсызлыгы бозылулары бар - барлыгы 66 бозу очрагы ачыкланган", - диде ул.
Спикер әлеге вакытта хокук бозуларның 70%ы бетерелгәнлеген, вазыйфаи затларга лагерьларны эксплуатацияли башлаганчы хаталарны бетерү турында күрсәтмәләр тапшырылуын өстәде.