Бүген Чаллыда Чаллы шәһәренең 400 еллыгын һәм беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашты.
Утырыш барышында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар турында сөйләде. Чаллы мэры Наил Мәһдиев автоградның 400 еллыгын бәйрәм итү буенча төп чаралар планы турында хәбәр итте.
Элегрәк Россия Президенты 2026 елда ике юбилей датасын бәйрәм итү инициативасын хуплаган иде. РФ беренче вице-премьеры Денис Мантуров җитәкчелегендәге оештыру комитеты составы расланды.
Россия Хөкүмәте тарафыннан төп чаралар планы расланды, төзелергә һәм капиталь ремонт ясалырга тиешле социаль һәм юл инфраструктурасы объектлары исемлеге билгеләнде. Кайбер объектларда эшләр узган ел башкарылган инде.