Рөстәм Миңнеханов һәм Минск өлкә башкарма комитеты Рәисе Алексей Кушнаренко Хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында 2026-2027 елларга план имзаладылар

18.02.2026

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Минск өлкә башкарма комитеты арасында 2026-2027 елларга Чаралар планы имзаланды.

Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Минск өлкә башкарма комитеты Рәисе Алексей Кушнаренко кул куйды.

2026-2027 елларга Чаралар планы Татарстан белән Минск башкарма комитеты арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында кабул ителде (2019 елның 12 декабре).

Имзалау тантанасына кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кушнаренко «бергә бер" форматында төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аннары очрашу киңәйтелгән составта узды. Искәртәбез, Минсктан (Беларусь Республикасы) коллегалар делегациясе Казанга эш сәфәренә килгән. Программа кысаларында делегация әгъзалары республиканың кайбер предприятиеләре эше белән таныштылар, Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар, шулай ук төбәк министрлыкларында эшлекле очрашулар узды.

«Без дустанә Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил һәм аның төбәкләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов, Минск өлкә башкарма комитеты Рәисе Алексей Кушнаренкога мөрәҗәгать итеп. - Безнең дәүләтләрнең президентлары багланышларны үстерүгә актив ярдәм итәләр. Татарстан Республикасының Белоруссия белән багланышлар һәм эшлекле элемтәләр буенча зур тәҗрибәсе бар. Бу - безнең әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларыбызның берсе. Безнең товар әйләнеше уңай динамика күрсәтә. 2024 елда ул 743 млн АКШ доллары тәшкил итте. 2025 елның 9 ае өчен – шулай ук лаеклы саннар, бу уңай динамика турында сөйли».

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында ассызыклаганча, бүген Татарстан Белоруссия партнерлары белән иң киң мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итә. Бу шул исәптән нефть химиясе, машина төзелеше, транспорт, агросәнәгать комплексы, экология өлкәсе, төзелеш һәм башка тармаклар.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, төбәк күп еллар дәвамында «Белнефтехим», Минск трактор заводы, «Гомсельмаш», Минск автомобиль заводы кебек предприятиеләр белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Татарстанда МИЗ сәнәгать мәйданчыкларында трактор заводы җитештерүе эшли – белорус тракторлары линейкасын җыялар Белоруссия компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерү белән безнең нефтьчеләр һәм нефтехимиклар кызыксына, диде аннары Рөстәм Миңнеханов, без бер-беребезне төрле продукция белән тәэмин итәбез.

Моннан тыш, инновацион өлкәдә хезмәттәшлек уңышлы үсә. Шул исәптән «Эйдос» компаниясе Беларусь Республикасына дөнья стандартлары нигезендә җитештерелгән медицина җайланмалары, симуляторлар китерә. Энергетика өлкәсендә Татарстан һәм Минскның партнерлык өчен зур перспективалары бар. "Гомумән алганда, Белоруссия компанияләре белән багланышларны һәм партнерлыкны алга таба киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук оештырылган эш төркеме кысаларындагы эшчәнлек турында сөйләде. Узган ел юнәлешләр буенча эш төркеменең 11 утырышы уздырылган. Казанда Беларусь Республикасының Генераль консуллыгы ачылачак (Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә). Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу карар мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә, мәгариф элемтәләрен ныгытуга хезмәт итәчәк. Татарстан Рәисе очрашу барышында Казан белән Минск арасында туры авиаэлемтә булуын югары бәяләде.

"Иң мөһиме турыдан-туры даими авиарейслар бар, һәм аларга бүген ихтыяҗ зур. Туры авиаэлемтә - бизнес өчен дә, туризм өчен дә яхшы», - диде ул. "Минск өлкәсе - Сезнең илнең әйдәп баручы төбәге, алга киткән сәнәгате, куәтле авиация комплексы бар. Сезнең төбәк продукциясе Татарстан Республикасы базарларына чыгарыла. Безнең элемтәләр соңгы елларда актив рәвештә киңәя», - диде Рөстәм Миңнеханов, Алексей Кушнаренкога мөрәҗәгать итеп.

Ул искәрткәнчә, 2019 елда Татарстан белән Минск башкарма комитеты арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

"Бүген без 2026-2027 елларга Чаралар планын имзаладык. Безнең республика Белоруссия һәм аның төбәкләре белән киләчәктә дә дустанә элемтәләрне үстерергә тели, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Минск өлкәсе белән безнең элемтәләрдә машина төзелеше, авиация сәнәгате һәм башка өлкәләрдә партнерлык үсеш нокталары булачак. Без башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек итәргә телибез».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.