Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе Хакиме Зойир Мирзаев җитәкчелегендәге Ташкент өлкәсе делегациясе белән очрашты.
Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан арасында дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек елдан-ел динамик рәвештә үсә - яңа уртак проектлар барлыкка килә, эшлекле багланышлар киңәя, үзара визитлар ясала.
Татарстан Рәисе республикага һәм төбәкара элемтәләргә даими кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның тугандаш Үзбәкстан белән күп планлы партнерлыкны үстерү белән кызыксынуын раслады.