Бүген «КАМАЗ» автомобиль заводы территориясендә беренче йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, җитештерү хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "КАМАЗ" - бөтен илнең уртак тырышлыгы белән совет индустриализациясе символына әверелгән уникаль сәнәгать комплексы төзелүнең ачык мисалы. "Бу көнне грандиоз проектны гамәлгә ашыруда катнашкан барлык кешеләрне: төзүчеләрне, энергетикларны, инженерларны һәм, әлбәттә, камазлыларның үзләрен аеруча билгеләп үтәсем килә. Хөрмәтле ветераннарга күпьеллык хезмәтләре һәм эшкә тугры калулары өчен ихлас рәхмәт сүзләре», - дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга.
Республика Рәисе искәрткәнчә, 1970 еллар башында «КАМАЗ» удар бөтенсоюз төзелеше дип игълан ителгән иде. Бер үк вакытта дистәләгән комплектлау заводлары төзелә. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда Фикрәт Табиев зур өлеш кертә. Дөрес проектлау һәм завод кешеләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә 1976 елның 16 февралендә конвейердан беренче йөк машинасы төшә.
"Әлбәттә, автогигант юлында катлаулы вакыйгалар күп булды. Республика һәм аның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев предприятие эшенә һәрвакыт җәлеп ителеп, кирәкле ярдәм күрсәттеләр. Шуның нәтиҗәсендә, шулай ук завод хезмәткәрләренең көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, барлык кыенлыкларга да карамастан, без уникаль җитештерүне саклап кала алдык», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» белән Чаллы тарихы аерылгысыз бәйләнгән. Завод йөзләрчә мең кешене уңайлы торак белән тәэмин иткән, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәдәният, спорт һәм ял объектлары төзелгән. Чаллы 30 мең кешелек бистәдән Татарстанның иң эре шәһәрләренең берсенә һәм илнең машина төзелеше үзәгенә әверелә. Бүген ул - машина төзелешендә, фәндә һәм мәдәнияттә зур потенциалга ия динамикалы үсүче шәһәр.
"Куәтле җитештерү базасы һәм алга киткән кооперация элемтәләре предприятиегә киләчәккә кыю карарга мөмкинлек бирә. Санкцион-тотрыклы компонент базасында К5 буыны автомобильләренең тулы модель рәте сериягә җибәрелде. Модельләр рәте киңәя. Пилотсыз магистраль тягачлар йөкләрне М-11 „Нева“ трассасы буенча ташый. Водород ягулыгында перспективалы техника булдырыла. Бүген ачылган мостлар җитештерү заводы автогигантны даими модернизацияләүнең ачык мисалы булып тора. Әлбәттә, бу проектларның барысы да „КАМАЗ“ның Россия Президенты, ил Хөкүмәте һәм „Ростех“ дәүләт корпорациясе ярдәменнән башка мөмкин булмас иде», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» маркасының дөньякүләм йөк техникасы базарындагы позицияләрен ныгытуга «КАМАЗ-мастер» командасы коллективызур өлеш кертә һәм үзебезнең автоспортны үстерүне дәвам итә, яшь чемпионнар әзерли.
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»га махсус хәрби операциянең максатларын һәм бурычларын үтәү буенча актив эшчәнлеге, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укыды. „Дистә еллар элек кебек үк, “КАМАЗ"да үз эшләрен яхшы белгән һәм яраткан чын профессионаллар эшләве сөендерә. Аларның компетентлылыгы һәм предприятиегә дәүләт, Татарстан Республикасы җитәкчелеге күрсәткән үзгәрешсез ярдәм нәтиҗәсендә завод кешеләре җитди, моңарчы күрелмәгән каршылыкларга лаеклы җавап бирәләр һәм, ветераннарның тәҗрибәсенә һәм традицияләренә таянып, җаваплы бурычларны уңышлы хәл итәләр, заманча конструкторлык, инженерлык идеяләрен һәм экологик чиста, имин технологияләрне һәм материалларны гамәлгә кертәләр, сыйфатны һәм конкурентлыкка сәләтлелекне берөзлексез арттыралар.чыгарыла торган продукциягә дәүләт оборона заказын вакытында, тиешенчә үтәүгә өстенлек бирәләр. Сугышларда сыналган „КАМАЗ" техникасы Ватанга хезмәт итә, безнең геройларга махсус хәрби операция максатларына ирешергә ярдәм итә", - диелгән текстта.
Аннары Денис Мантуров предприятие коллективына Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесен тапшырды. Бүләк Дәүләт Башлыгы Указы белән бирелә.
«Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов ассызыклаганча, 50 ел эчендә предприятие бик зур юл узган. Бүген "КАМАЗ" заманча магистраль йөк машиналары дөньяның иң яхшы җитештерүчеләре белән конкуренциягә сәләтле. «Завод коллективына югары профессионализмнары, күпкырлы хезмәтләре һәм Россия автомобиль сәнәгате үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерәм», - диде ул.
"Беренче йөк машинасы юбилеен без горурлык һәм оптимизм хисе белән каршылыйбыз. „КАМАЗ“ның планнары, тарихка әйләнгән ерак чорлардагы кебек үк, Россиядән аерылгысыз. Аның технологик бәйсезлеге, бөтенлеге һәм үсеше күбесенчә безнең хезмәткә бәйле. Бүген, ярты гасыр элек кебек үк, безгә дә җаваплы миссия йөкләнгән – Россия төбәкләрен мөһим дәүләт инициативаларын гамәлгә ашыру өчен заманча ышанычлы уңайлы техника белән тәэмин итү. Хөрмәтле коллегалар! Хезмәтегез өчен рәхмәт! Сәламәтлек һәм иминлек, гаилә учагының җылысы, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф телим!"- дип мөрәҗәгать итте коллективка «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин.
Традиция буенча «КАМАЗ» хезмәткәрләрен бүләкләү узды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре, югары һөнәри казанышлары өчен 15 камазлы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, «Ростех» дәүләт корпорациясе бүләкләре алды.