Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Заботкин белән очрашты

18.02.2026

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Заботкин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Банк өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, макроикътисадның актуаль трендлары һ. б. турында фикер алыштылар.

Очрашуда РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча бүлекчәсе - Милли банкы идарәчесе Марат Шәрифуллин катнашты.

Искәртәбез, Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Заботкин Казанга эш сәфәре белән килгән, 17 февральдә ул макроикътисадый тикшеренүләр һәм икътисадый анализның перспектив юнәлешләре буенча «Макромастерская Банка России» конференциясендә катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.