Россия Цифрлы үсеш министры Мәкъсүт Шадаев Иннополиста булды

20.09.2023

Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары Шамил Гаффаров һәм Роман Шәйхетдинов, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстеръ министры Айрат Хәйруллин озатуында Иннополис инновацион үзәгендә булды.

А.С. Попов исемендәге технопаркта ул " Иннополис"  МИЗ резидент-компанияләре гамәлгә ашыра торган проектлар һәм махсус икътисадый зонаны алга таба үстерү, шул исәптән аның мәйданчыгында югары технологияле җитештерүләр булдыру планнары белән танышты.

Министрга хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта яңа «ИнноПарк» технопаркының мәйданнары актив рәвештә тула бара, аның беренче чиратын төзү узган ел ахырында тәмамланган иде. Бүген биредә инде үз җитештерүләрен сәнәгать робот техникасы үзәге, Телеком-җайланмалар җитештерүче компания, шулай ук  төзелешне автоматлаштыру һәм конвейер системаларын автоматлаштыру буенча компанияләр үстерә. Шулай итеп, Иннополис ИТ-компанияләр өчен генә түгел, сәнәгать җитештерүләре өчен дә тагын да кызыклырак мәйданчык булып тора.

 Мәкъсүт Шадаев шулай ук Иннополис Университетының федераль бюджеттан 2,5 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелгән мең урынга исәпләнгән яңа торак кампусларын карады һәм Мәскәү, Красноярск, Псков һәм башка шәһәрләрдән Иннополиска укырга килгән ИТ-югары уку йортының беренче һәм икенче курс студентлары белән аралашты. Министрга Пыть-Яха (ХМАО) шәһәреннән Беренче курс студенты Иван Ильичёв хәбәр иткәнчә, ул Иннополис Университетына укырга керергә карар итә, чөнки ул дусларыннан югары уку йортының укуда гына түгел, фәндә дә, студентлар бизнес-стартапларын үстерүдә дә биргән мөмкинлекләре турында белә.

Ул робот техникасы үзәгендә булды, анда университет хезмәткәрләре һәм студентлары эшләнмәләре белән танышты, ә Роман Шәйхетдинов һәм югары уку йорты җитәкчелеге белән очрашуда  Мәкъсүт Шадаев (исегезгә төшерәбез, министр Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы әгъзасы) югары уку йортының агымдагы проектлары турында фикер алышты.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты