Kazan Digital Week форумы Татарстан Республикасының визит карточкаларының берсенә әверелде һәм ел саен һөнәри җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2023 халыкара форумының пленар утырышында белдерде. Эштә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, берничә федераль министрлык һәм ведомство вәкилләре, Һөнәрләр һәм күнекмәләр үсеше агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, шулай ук ИТ-өлкәдәге әйдәп баручы компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Үзенең видео сәламләүендә РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week федераль статусын алгач, эшлекле җәмәгатьчелектән кара-каршы элемтәдә булырга, мөһим дәүләт карарларын эшләгәндә аның фикерен исәпкә алырга мөмкинлек бирүче өстәмә канал булды. "Бу көннәрдә форумда яңгыраячак тәкъдимнәр Россия Президентының технологик суверенитетка ирешү буенча йөкләмәләрен үтәүгә зур өлеш кертер дип ышанам", - дип өстәде Премьер-министр.
Михаил Мишустин Федераль Хөкүмәтнең ИТ-бизнес өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру өчен чаралар күрүен белдерде. Яңа продуктларның барлыкка килүен һәм аларны кертүне стимуллаштыру өчен төрле кораллар, шул исәптән салым преференцияләре, адреслы ярдәм пакетлары, ташламалы кредитлар һәм грантлар эшли башлады.
"Хәзер Россия технологияләренә ихтыяҗ арта бара. Узган ел ул 10 тапкырдан да артып китте. Ә үз карарларын һәм хезмәт күрсәтүләрен гамәлгә ашыру күләме дүрттән бер өлешкә диярлек артты һәм 2 трлн сумнан артты. Россиядә 820 меңнән артык программист эшли - бу узган ел белән чагыштырганда 15%ка күбрәк», - дип белдерде Премьер-министр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген дөньяда цифрлы технологияләр өлкәсендә каты конкуренция бара. Санкцияләр - аның бер коралы. "Ил Президенты тарафыннан технологик бәйсезлеккә ирешү бурычы куелды. Бу - илкүләм иминлек. Әлеге максатка ирешү өчен без барлык ресурсларны һәм булганнарны кулланырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
Аннары Татарстан Рәисенең чыгыш текстын китерәбез:
"Татарстанда ИТ-инфраструктура үсеш алган. Узган ел Казанда ИТ-паркның 3 нче мәйданчыгы ачылды. Бу паркларның мәйданын 2 тапкыр диярлек арттырырга мөмкинлек бирде. Хәзер аларның барысында да диярлек резидентлар эшли. ИТ-паркта 614 компания бар. Алар арасында ИТ-эшләнмәләр буенча лидерлар да күп. Мәсәлән, Сбербанк һәм ВКонтакте технология үзәге.
ИТ-инфраструктура республиканың эре шәһәрләрендә генә барлыкка килми. 8 районда муниципаль ИТ-мәйданчыклар ачылды. Максат - талантлы яшьләрне җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү. Мондый мәйданчыклар һәр районда эшләтеп җибәрелергә тиеш.
ИТ-белгечләрне җәлеп итү үзәге - Иннополис. „Иннополис“ МИЗда 342 компания эшли, аларның инвестицияләре 112 млрд сум тәшкил итте, 8 мең эш урыны булдырылды. Компанияләр төрле өлкәләрдә чит ил платформаларын алыштыра алырлык хәл ителешләр тәкъдим итәләр.
Программа белән тәэмин итүдән тыш, Татарстанда югары технологияле җитештерүләр дә үсеш ала. Әйтик, Иннополисның Лаеш мәйданчыгында ICL компаниясе ана платалар һәм компонентлар җитештерү заводын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. "КАМАЗ" пилотсыз автомобильләр төзү эшен дәвам итә. Без күргәзмәдә „Атом“ электромобилен күрдек - бу бик перспективалы проект. Шулай ук беренче тапкыр пилотсыз „КамАЗлар“ Санкт-Петербургтан Мәскәүгә йөкләр ташый.
2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Быел ук Kazan Digital Week чараларына фәнни компонент һәм цифрлы технологияләрне кертүгә басым ясадык. Спикерлар, модераторлар, экспертлар командасында университетлардан, фәнни оешмалардан, система булдыручы предприятиеләрдән әйдәп баручы галимнәр һәм белгечләр бар. Эшләнмәләр, шул исәптән ИТ-өлкәдә, квалификацияле бәя үтәргә, җитештерүгә кертелергә, инновацион эффект тәэмин итәргә тиеш. Мәсәлән, ел саен сәнәгать предприятиеләренең цифрлы өлгерешен бәяләү үткәрелә.
Шул ук вакытта цифрлы технологияләрне җитәрлек дәрәҗәдә кертмәгән компанияләр бар. Җитештерүчеләр нигездә ярдәмче операцияләрне цифрлаштыралар - исәп – хисап, документ әйләнеше. Җитештерү процессларын цифрлаштыру мөһим, өстәвенә, ил программалары нигезендә. Бу - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен мөһим фактор.
Цифрлы технологияләр үсешенә Цифрлаштыру елы чаралары этәргеч булды. Бу эшне дәвам итәбез. Мәсәлән, узган ел барлык 319 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр электрон төргә күчерелде. Быел без аларны күрсәтү вакытын кыскартабыз. Төп бурыч - хезмәт күрсәтүләрне җиңеләйтү. Моның өчен һәр тормыш ситуациясе буенча актив хезмәт күрсәтүне үстерергә кирәк.
Мәгариф өлкәсендә шәһәр һәм авыл мәктәпләренең белем бирү ресурсларына тигез керә алуын тәэмин итү өчен Мәскәү электрон мәктәбе базасында яңа сервислар кертеләчәк. Шулай ук без укытучыларыбызны ноутбуклар белән тәэмин итүне дәвам итәбез. Ике ел эчендә 36 мең ноутбук бирелгән. Бу эшне башкаручы „Ак Барс банк“ка рәхмәт белдерәсем килә.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә дөнья стандартлары буенча бердәм электрон контур булдыру буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Ул белгечләр тарафыннан тиз һәм төгәл диагноз кую өчен ясалма интеллект белән җиһазландырылачак һәм медицина учреждениеләрендә гадәти процессларны автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Системаны сынау Түбән Кама район хастаханәсендә уза. Киләчәктә без бу практиканы башка дәвалау учреждениеләрендә дә алга сөрәчәкбез.
Моннан тыш, ТКХ хезмәтләрен цифрлаштыру өчен яңа „Локоло “сервисы эшли башлады. Аны республиканың 4 меңнән артык күп фатирлы йортында яшәүчеләр куллана инде. Бу системаны башка юнәлешләрдә дә кулланачакбыз.
Планлы эш нәтиҗәсендә Татарстан цифрлаштыру буенча федераль рейтингта беренче урында тора.
Цифрлы технологияләрне киң кулланышка кертү өчен сыйфатлы Интернет кирәк. „Таттелеком“ компаниясе авыл хуҗалыкларын оптик тизлекле Интернет белән тәэмин итү буенча зур эш алып бара. Узган елда 127 мең йорт тоташтырылган, шул исәптән 80 меңе планлаштырыла. Һәр авыл кешесе дәүләт һәм финанс хезмәтләренә керү мөмкинлеген алырга тиеш. Хәзер Татарстандагы йорт хуҗалыкларының 81 проценты киң полосалы Интернет белән тәэмин ителгән.
Цифрлы икътисадны үстерү югары класслы кадрлар таләп итә. Татарстанда ИТ-өлкәдә барлык яшьтәгеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү һәм әзерләү комплекслы системасы төзелде. Балалар ИТ-паркы һәм башлангыч ИТ-мәктәп эшли. „Мәктәп 21“ эшли. ИТ-белгечләрне 21 урта махсус белем бирү оешмасы һәм 11 югары уку йорты әзерли. Өлкән буын өчен Өченче яшь университеты эшли.
Соңгы елда безнең югары уку йортлары тарафыннан ИТ-белгечләр чыгару 4,5 меңгә кадәр артты. Хәзерге вакытта бу да җитми әле. Безнең ихтыяҗ - 10 мең. Югары уку йораларына әлеге белгечлекләргә кабул итүне киңәйтү мөмкинлеген эшләргә, ИТ-белем бирүнең югары дәрәҗәсен сакларга, предприятиеләр белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәк.
Республикада Иннополис Университеты эшли - илнең иң абруйлы ИТ-югары уку йортларының берсе, анда 35 илдән 1239 студент белем ала. Моннан тыш, 48 мең белгеч югары уку йортында „Цифрлы икътисад“ илкүләм программасы кысаларында өстәмә белем алды. Алдынгы инженерлык мәктәбе эшли. Ясалма интеллект һәм робототехника буенча федераль үзәкләр эшли. Робототехника, ясалма интеллект, зур мәгълүмат өлкәсендә эре индустриаль партнерлар белән берлектә, 100дән артык проект гамәлгә ашырыла.
Татарстанда цифрлы технологияләр һәм Digital Skills компетенцияләре өлкәсендә хәрәкәт актив үсеш ала. Бүген без бишенче чемпионатны ачтык. Ярышларга 10 меңнән артык укучы һәм студент киләчәк. Барыгызны да спортчылар өчен җан атарга чакырам.
Форум мәйданчыгында бергәләп эшләү ИТ-тармакны үстерүгә һәм иң яхшы практикалар белән танышуга ярдәм итәр, дип ышанам. Барыгызга да нәтиҗәле эш, кызыклы проектлар һәм аларны тормышка ашыруда уңышлар телим».
Мәкъсүт Шадаев билгеләп үткәнчә, Хөкүмәтнең төп фокусы эре сәнәгать компанияләрен цифрлаштыруга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. "Монда финанс катнашу программасы дәвам итәчәк. Чит ил программа карарларын алыштырырга мәҗбүр булган компанияләр федераль финанслау алачак", - диде министр.
Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы киләсе елда «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы тәмамлануын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә яңа илкүләм программа "Мәгълүматлар икътисады" эшләнәчәк. Аның максаты - бөтен икътисадны, социаль өлкәне, хакимият органнарын сыйфат ягыннан яңа эш принципларына күчерү, мәгълүмат нигезендә идарә итүне кертү, логистика, телемедицина, онлайн-белем бирү, дәүләт хезмәтләре күрсәтүдә яңа дәрәҗәгә чыгу.