Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә DigitalSkills-2023 V тармак чемпионаты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, РФ Транспорт министры урынбасары Дмитрий Баканов, Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Kazan Digital Week - цифрлы үсеш өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләргә юнәлдерелгән нәтиҗәле һәм кирәкле мәйданчык. "Kazan Digital Week федераль статуска ия булды. Моның өчен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга зур рәхмәт. Цифрлаштыру мәсьәләләренә ул аерым игътибар бирә. Форумда тәкъдим ителәчәк һәрнәрсә гамәли характерда», - диде ТР Рәис.
МәкъсүтШадаев билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week узган елларда ИТ-өлкәнең әйдәп баручы вәкилләрен берләштерүче иң зур мәйданчык булды. "Елдан-ел катнашучылар һәм экспонент компанияләр саны арта. Бу бездә цифрлаштыру тизлеген арттыра дигәнне аңлата. Иң мөһиме - бу мәйданчыкта тармакның барлык яңа трендлары турында фикер алышалар. Әлеге чараны оештырган өчен Татарстанга рәхмәт белдерәсем килә», - диде министр.
Kazan Digital Week төп максаты - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда, импортны алмаштыру һәм импорттан алда бару мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауда, шулай ук илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә ярдәм итү. Форумның тематик юнәлешләре: интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр, цифрлы индустрия 4.0, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, авыл хуҗалыгында һәм мәдәнияттә цифрлы технологияләр, яңа заманның кибер иминлеге, финтех экосистемасы.
Форум «Казан Экспо»да 20-22 сентябрьдә узачак. Аның эшендә цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнаша. Kazan Digital Week форумына 20 мең катнашучы һәм 1300дән артык спикер, шул исәптән якын һәм ерак чит ил вәкилләре килгән.
Форум кырында цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионаты DigitalSkills-2023 узачак. Ярышларда Россия, Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Иран, Гана, Үзбәкстан, КАР, Малайзия, Белоруссия, Һиндстан, Әзәрбәйҗан һәм Бразилиядән 650 конкурсант һәм эксперт катнашачак. Иң яхшысын 30 компетенциядә көндезге һәм дистанцион форматта ачыклаячаклар.
Форумны ачу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week-2023 тармак күргәзмәсе белән таныштылар. Экспозициядә югары технологияле эшләнмәләр, программа тәэминаты, программа-аппарат комплекслары, 10 тематик юнәлеш буенча 138 стендта 216 компаниядән техника һәм җайланмаларның гамәлдәге үрнәкләре тәкъдим ителгән.