Рөстәм Миңнеханов һәм Абдулла Арипов Татарстанның сәнәгать потенциалы күргәзмәсен карадылар

18.09.2023

Казанга эш сәфәре азагында Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстанның сәнәгать потенциалы күргәзмәсе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгы «Россия вертолетлары» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясе) Казан вертолетлар заводы җитештергән санитар версиясендә «Ансат» вертолетын күрсәттеләр. Зур кабина пациент һәм ярдәмче табиблар өчен тулы медицина реанимация модулен урнаштырырга мөмкинлек бирә. МИ-8 серияле машиналар белән беррәттән Казан «Ансатлары» илнең санитар авиациясе нигезен тәшкил итә. Вертолет тышкы базарга чыгарыла.

"Соллерс" компаниясе махсус ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре линиясен тәкъдим итте. Автомобильләр кирәкле медицина җиһазлары белән комплектлана, аерым алганда, яңа туган балаларны йөртү өчен кирәкле.

«КАМАЗ» стендында Абдулла Арипов пассажирлар техникасын һәм махсус техниканың төрле модельләрен карады.

Моннан тыш, үз продукциясе үрнәкләрен «Елаз», «Агромастер», «Казанькомпрессормаш», «ЭнергоРазвитие» һәм республиканың башка компанияләре күрсәтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.