Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Газаның зыян күрүче кешеләренә гуманитар ярдәм җыю эше оештырылган

04.11.2023

Республикада Газаның зыян күрүче кешеләре өчен гуманитар ярдәм җыю эше оештырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Ул искә төшергәнчә, ярдәм кабул итү гуманитар йөк җыюның өч пунктында башкарыла: Патрис Лумумба урамы, 4нче йорт, Мәҗит Гафури урамы, 46нчы йорт, Габдулла Тукай урамы, 89нчы йорт. Беренче кирәкле товарлар исемлеге билгеләнгән. Бу: ризык балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, гигиена һәм балаларны карау чаралары, көнкүреш әйберләре. Кирәкле әйберләрнең тулы исемлеге «Ярдәм Янәшә" хәрәкәте сайтында урнаштырылган.

"Акчаларны „Ак Барс Созидание“ хәйрия фондының, шулай ук „Зәкят“ фондының махсус счетына күчереп була. Эшне оештыру өчен җаваплы итеп ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы билгеләнде», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.