Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы дәвам итте. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Утырышта беренче укылышта 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 10 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җибәрелгән бюджет турындагы закон проекты экспертлар советлары катнашында профильле юнәлешләр буенча парламент комитетлары утырышларында каралган, депутат берләшмәләре тарафыннан тикшерелгән.
Традиция буенча, беренче укылыш режимында сессиядә Татарстанның чираттагы финанс елына һәм план чорына социаль-икътисадый үсешен фаразлау фикер алышу предметы булды. Сессиядә нотык белән республика Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
Республика бюджетын эшләгәндә социаль-икътисадый үсешнең түбәндәге күрсәткечләре исәпкә алынды:
• тулаем төбәк продуктының үсеше 2024 елда 2,2 процентка, 2025 елда - 4,4 процентка һәм 2026 елда - 2,3 процентка;
• сәнәгать җитештерүе индексы үсеше 2024 елда 2,5 процентка, 2025 елда - 4,1 процентка һәм 2026 елда - 1,7 процентка;
• 2024 елда реаль хезмәт хакы - 2,4 процентка, 2025 елда - 3,1 процентка һәм 2026 елда 1,8 процентка артачак;
• куллану бәяләре индексы үсеше 2024 елда 4,5 процентка, план чорында - 4 процентка.
2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты параметрлары турында депутатларга финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан түбәндәге күләмдә кертелгән: керемнәр 383,9 млрд. сум, чыгымнар 383,9 млрд. сум. Бюджет кытлыксыз формалаштырылган. Гомумән алганда, 2024 елга берләштерелгән бюджетның керем һәм чыгым өлеше 451,7 млрд. сум күләмендә фаразлана.
"Тәкъдим ителгән финанс документын караганда һәр сан тикшерелде, шулай ук барлык дәүләт программалары каралды, дәүләт акчаларының планлаштырылган чыгымнарына аерым игътибар бирелде", - дип ассызыклады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин әлеге мәсьәлә буенча нотык белән чыгыш ясаганда.
Профильле комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, быел Россия икътисадының тышкы һәм эчке шартлары кардиналь рәвештә үзгәргән. Аерым алганда, икътисадның яңа шартларга яраклашуы һәм аның үсешен арттыруга кайтуы билгеләнә. Шул ук вакытта, Леонид Якунин сүзләренчә, өстәмә чыгымнар барлыкка килү һәм республика бюджеты керемнәрен алып бетермәү куркынычы саклана.
2024 елга бюджет проектының төп өстенлекләре буларак гражданнарга социаль ярдәм һәм бюджет өлкәсен үстерү билгеләнде. Аерым алганда, бюджет акчаларының 80%тан артыгы беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнарга юнәлтелә. Бу Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетыннан 360 млрд. сум тирәсе.
Бюджет программачыл булып кала, барлык чыгымнарның 90%тан артыгы дәүләт программалары буенча язылган (барлыгы 31 ТР Дәүләт программасы гамәлгә ашырылачак). Шулай ук бюджетта бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыру каралган, иҗтимагый норматив йөкләмәләрне үтәүгә чыгымнарны индексацияләү исәпкә алынган.
Профильле комитет башлыгы сүзләренчә, гомумән алганда, 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет агымдагы вәзгыять өчен тикшерелгән һәм оптималь карарларга нигезләнгән, гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне төгәл үтәүне һәм, республика потенциалына һәм аның ресурсларына басым ясап, икътисад үсешен дәвам итүне гарантияли.
"Республика бюджетының өстенлекле бурычларының берсе - гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән махсус операцияләрдә катнашучыларга, балалы гаиләләргә ярдәм итү, - дип ассызыклады Леонид Якунин, - Комитет 2024 елда бюджет сәясәтен гамәлгә ашырганда ашыгыч һәм кичектергесез бурычларны хәл итү өчен Хөкүмәтнең Резерв фондын арттыруны хуплый".
Бюджет проектына уңай нәтиҗә республиканың Хисап палатасы бирде. Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, бюджет турындагы закон проекты закон таләпләренә туры килә.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына бюджет проектын нисбәтле дип атады.
«Хуплап» бирелгән күпчелек тавышы белән бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.